Логотип Идель
Яңалыклар

Татар халык биюе буенча мастер-класс үтәчәк

27 нче июль 18.00дә Бауман урамында («Ногай» кунакханәсе янында) татар халык биюе буенча мастер-класс үтәчәк.

27 нче июль 18.00дә Бауман урамында («Ногай» кунакханәсе янында) татар халык биюе буенча мастер-класс үтәчәк. Чараны Казан Мэриясе оештыра. Әлеге мастер-класс – паркларда һәм скверларда уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быел дүртенче дәресе.

Татар халык биюе буенча мастер-классны «Казан» бию ансамбленең әйдәп баручы солисты, «Мирас» бию ансамбленең педагог-хореографы, «Танцы на ТНТ» шоуы катнашучысы Рамазан Җамалетдинов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева үткәрәчәк.
Дәрес җанлы музыка астында узачак. Бу эштә музыкантлар – төрле инструментларда уйнаучы Айдар Әбдрәхимов (гитара) һәм халыкара конкурслар лауреаты, «ТМТВ» hәм «Болгар Радиосы» телевизион музыкаль премияләре лауреаты Рәзил Камалов (баян) ярдәмгә киләчәк.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев