-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
Татар киносы Казахстанда 15нче «Ауразия» Халыкара кинофестивалендә күрсәтелә
2 һәм 5 июльдә Казахстан башкаласы Нур-Солтанда Татарстан киносы көннәре үткәрелә. Әлеге чара 2019 елның 6 июленә кадәр уза торган «Ауразия» 15нче Халыкара кинофестивале кысаларында үткәрелә. Тамашачыларга «Инсаф» (реж. Ф. Дәүләтшин), «Остазбикә» (реж. Р. Кәримов-Сайга), «Хәлимә» (реж. Ю. Захарова), «Ата нигезе» (реж. Ә. Галиәскәров, Н.Юрушбаев).
Татарстан фильмнары конкурс һәм конкурстан тыш программа үткәрелә торган «Ауразия» Chaplin Khan Shatyr («Хан Шатыр») кинотеатрында күрсәтелә.
Кинофорум көннәрендә шулай ук Халыкара кинопроектлар питчингы үткәрелә, анда Г. Ибраһимов әсәре буенча «Алмачуар» фильмы проекты тәкъдим ителә. Әлеге проектны режиссер Илшат Рәхимбай һәм продюсер Миләүшә Айтуганова тәкъдим итә. «Татаркино» директоры шулай ук кинофестивальгә кыска метражлы фильмнар секциясенең жюри әгъзасы буларак та чакырылган.
«Ауразия» кинофестиваленең конкурс программасына Кытай, Франция, Русия, Македония, Италия, Филиппин, Израиль, Украина, Австралия һәм башка илләрдән кинокартиналар катнаша.
Халыкара фестиваль көннәрендә Казахстанның Милли кинога дәүләт ярдәме үзәге идарәсе рәисе Андрей Хазбулатов һәм «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова хезмәттәшлек турында меморандум имзалады.
Исегезгә төшереп үтик, «Ауразия» кинофестивалендә тәкъдим ителгән «Инсаф» фильмы 21-23 июньдә Казанда узган II Халыкара
Төрки кино фестивалендә дә күрсәтелде. Әлеге фестивальдә 7 төрки илнең кинематографисты катнашты, фильмнарны ике меңнән артык тамашачы карады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз