Логотип Идель
Яңалыклар

Татар китабы йорты "Урман серләре"н ача

18 июньдә Татар китабы йорты татар язучысы, техник фәннәр кандидаты Җәвад Тәрҗеманов истәлегенә багышланган кичә оештыра.

18 июньдә Татар китабы йорты татар язучысы, техник фәннәр кандидаты Җәвад Тәрҗеманов истәлегенә багышланган кичә оештыра. Чара ике өлештән – язучының улы Камил Тәрҗеманов, кызы Гөлшат Тәрҗеманова, туганнары һәм оныклары белән очрашу һәм «Шуктуган» әкияте нигезендә куелган музей спектаклен тәкъдим итүдән торачак.

“Җәвад Тәрҗеманов – фән дөньясы өчен дә, әдәбият өчен дә әһәмиятле шәхес, чөнки ул гомерен язучылыкка да, техник фәннәргә дә багышлый, ТАССР Атказанган фән эшлеклесе исеменә лаек була. Аның иҗатында төгәл фәннәрне белү әдәби сәләт белән бергә үрелеп бара, Татарстан белән бәйле галимнәрнең тормышын популярлаштыру исә аның гомерлек вазыйфасына әверелә. Ул балалар әдәбиятына Шаян белән Наянны, кызыксынучан тукран малае Шуктуганны бүләк итте. Бөек математик Николай Лобачевский турындагы трилогиясе исә яшүсмерләрне фән дөньясына дәште”.

Вакыты: 14.00
Бәясе: 200 сум
Урыны: Татар китабы йорты, Островский урамы, 15


Чыганак: Татар китабы йорты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев