-
Корбан гаете көнендә Казанда "Корбан Фест" зур гаилә бәйрәме узачак 2022 елның 10 июлендә Казанда М. Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында Корбан гаете уңаеннан, традиция буенча, "Корбан Фест" зур гаилә фестивале узачак.
-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татар китабы йортында Җәүдәт Фәйзине искә алдылар
Кичә Татар китабы йортында татарның күренекле композиторы Җәүдәт Фәйзигә багышланган очрашулар булып узды. Быел композиторның тууына 110 ел.
Татар китабы йортында оештырылган (рәсми исеме – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры) “Дуслар җыелган җирдә” әдәби-музыкаль кичәдә балалар белән очрашуга Җәүдәт Фәйзинең туганнары, аны күреп белгән сәнгать әһелләре килгән иде. Алар композитор турындагы кызыклы хатирәләре белән уртаклашты.
Казанның 167 мәктәбендә урнашкан “Фәйзиләр династиясе” музее хакында туган тел һәм әдәбияты укытучысы Роза Зиннәтуллина сөйләде. Очрашуга килгән кунаклар игътибарына ул ядкарьханәдә саклана торган үзенчәлекле экспонатлар хакында бәян итте. 167 мәктәптән килгән укучы балалар Җәүдәт Фәйзинең музыка уен кораллары турындагы шигырен укыды. Музыка мәктәбеннән килгән балалар композиторның күңелле әсәрләрен башкарды.
“Фәйзиләр династиясе” музее 167 мәктәптә 2005 елда эшли башлый. Музейны оештыруда Җ.Фәйзинең туганнары башлап йөри. Биредә таланлы һәм үзенчәлекле Фәйзиләр нәселенә нисбәтле хатирәләр, аларның кул җылысын саклаган шәхси әйберләре саклана.
Музейда Фәйзиләр династиясе вәкилләре – шагыйрь һәм драматург, прозаик һәм тәрҗемәче, публицист һәм фольклорчы Мирхәйдәр Фәйзи; атказанган фән эшлеклесе, Казанда нейро-ренгеологлар мәктәбенә нигез салучы, профессор Мидхәт Фәйзи; Башкортстанның халык артисты, режиссер Рәвкать Фәйзи; классик музыкага нигез салучыларның берсе, Татарстанның халык артисты,Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, композитор Җәүдәт Фәйзи;атказанган энергитик Шәүкат Фәйзи тормышлары турында әтрафлы мәгълүмат алырга мөмкин.
Мәктәп музее җитәкчесе Роза ханым Зиннәтуллина белдерүенчә, бирегә кунаклар чит илләрдән дә килә. Төрле семинарлар, очрашулар еш оештырыла. Яшь буында патриотик тәрбия бирүдә дә музей үз ролен үти.
Китап йортында оештырылган очрашуда Җ.Фәйзинең Татарстан Милли музее фондларында сакланучы мирасының бер өлеше таныштырып уздылар.
Композитор белән бәйле истәлекләрне яңарту Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатирында көн дәвамында дәвам итте. Кичке якта биредә яшь җырчылар Җәүдәт Фәйзинең халык арасында популярлык казанган әсәрләрен тәкъдим итте. Музей директоры Луиза Янсуар Китап йортында ретро-кичәләр циклының яңадан ачылуын белдерде.Әдәби салон кысаларында оештырлган кичәләрдә әдәбият, сәнгать, иҗат темаларының киң яктыртылуына тукталды. Җ.Фәйзи иҗат иткән әсәрләрнең язылу тарихларын барлады.
фото: автор һәм Рамил Гали
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз