Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Татар китабы йортында - туган көн

    29 гыйнварда Татар китабы йорты 70 яшьлек туган көнен бәйрәм итә.


    Көн дәвамында программада төрле яшьтәге тамашачылар өчен чаралар каралган. Биредә урта һәм өлкән сыйныф мәктәп укучылары өчен «Ишекләрне ач...» (6+) әдәби квест, «Әбүгалисина» (6+) интеллектуаль квиз, өлкән сыйныф мәктәп укучылары, укытучылар, студентлар, киң җәмәгатьчелек өчен «Матур туганда...» (6+) дип исемләнгән Шәриф Камалның туганы Эльза Шакирова белән язучы биографиясе һәм музей бүлмәләре буйлап сәяхәт һәм яшь язучылар, композиторлар, җырчылар, актерлар, рәссамнар катнашында ретро-кичә булачак.
    Бу көнне Шәриф Камалның туганнары белән очрашу көтелә. Оештыручылар фикеренчә, язучының туганнары, оныклары белән бергә бу көнне Островский урамында урнашкан 15 нче йортның серләрен ачу мөмкинлеге булачак. Тамашачылар Шәриф Камал чорында кайсы бүлмәдә нинди кешеләр яшәгән, кемнәр кунакка килеп йөргән, ул кешеләрнең язмышлары нинди булган, дигән сорауларга җавап таба алачак.
    Шулай ук гаилә альбомнарында, көндәлекләрдә сакланган фотолар, истәлекләр – болар барысы да уртак хәтерне яңартырга һәм киләчәк буыннарга да сакларга ярдәм итәчәк, диелә tatar-inform.tatar хәбәрдә.

    Реклама

    Фоточыганак: Татар китабы йортының инстаграм бите

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • 3-НДФЛ - 1
    • ТӘРТИП
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!