-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Татар көрәшчесе Таллинда җиңү яулаган

Грек-рим көрәше буенча Таллинда узган халыкара турнирда җиңгән Ульяновск спортчысы Адель Садыйков җиңү яуларга татар рухы ярдәм итте дип саный. Айдар турнирдагы кичерешләре хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Көч, куәт кенә түгел, миндә булган татар рухы да зур үрләр яуларга ярдәм итте миңа”, - ди җиңүче.
Адель Садыйков 82 килограмм авырлыктагы категориядә Таллинда үткән турнирда 3 тапкыр җиңүче кала һәм соңгы бәйгедә, Украинадан булган көндәшен 8:0 исәбе белән җиңеп, беренчелекне яулый. Тренер Олег Ефремов белән шөгыльләнгән көрәшче күп еллар үзен күрсәтә алмый. Ул төшенкелеккә бирелмәвен һәм 30 яшендә җиңүгә ирешкәнен әйтте.
"Татарлыгым мине әйдәп бара",- ди спортчы. Ул үзенең мөселман гаиләсендә туып үсүе, якыннары белән туган телендә аралашуы, һәм, гомумән, татар даирәсендә яшәве белән горурлана.
Ульяновск шәһәрендә яшәп, рус мәктәбен тәмамласа да, Адель Садыйков әти-әнисе өйрәткән татар телендә аралашуын әйтте. Ул киләчәктә балаларының да туган телендә аралашуын һәм үзе кебек көрәшче булуларын тели.
Хәзерге көндә Адель Садыйков тренер булып та эшли. Ул киләчәктә үзенең шәкертләре дә чыгыш ясаячагын әйтте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/17/184732/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз