Логотип Идель
Яңалыклар

Татар кызы Америка гизә: Алсу Сәлахова: Үзеңнең кем икәнлегеңне аңлагач, кешеләр белән сөйләшү җиңелрәк.

Казан Федераль университетында магистратурада укучы Алсу Сәлахова күптән түгел генә Америкага китте. “Монда татарларны очраткан юк әле, ләкин хәтта төрки телле кешеләр дә читтә якын туганнар кебек кабул ителә”, - ди ул.

Казан Федераль университетында магистратурада укучы Алсу Сәлахова күптән түгел генә Америкага китте. “Монда татарларны очраткан юк әле, ләкин хәтта төрки телле кешеләр дә читтә якын туганнар кебек кабул ителә”, - ди ул.

Алсу белән без “Иделем Акчарлагы” шигырь бәйгесендә танышкан идек. Шуннан бирле бу үзенчәлекле, сихри кыз күңелемә кереп калды. Хәзер ул үз алдына куйган максатларын чынга ашыру белән мәшгуль. Бүгенге көндә Алсу Америкада яши. 

Алсу, син Америкага ничек барып чыктың?

- Work and travel программасы турында күпләр, аеруча студентлар, ишетеп беләдер. Менә мин дә шуның аша Америкага киттем. Программаның исеменнән күренгәнчә, аның буенча биредә өч ай эшлисен, аннары бер ай сәяхәт итәсең.

Синең карашка Америка Россиядән нәрсәсе белән аерыла?

- Мин әле монда бер ай да яшәмәдем, шуңа әллә ни күп әйтә алмыйм бу хакта. Иң беренче күзгә ташланганы - кешеләрнең гел елмаеп йөрүләре, исәнләшүләре һәм хәл сорашулары. Күпләр американлыларның елмаюлары чын күңелдән, ихлас түгел дияргә ярата. Бу, чынлап та, тәрбиялелек билгесе генәдер бәлки. Ләкин бездәге артык җитди, үзләренә чумган, йөзләре сытылган кешеләр белән чагыштырганда, ачык йөзле, елмайган кешеләр белән күрешү күңеллерәк, кәефне күтәрә, үзең дә алардан позитив энергия аласың. Шулай ук биредә архитектура үзгә, бездән аерылып тора. Кечерәк шәһәрләргә килгәч, бу аеруча күзгә ташлана.

- Синең татарлар белән аралашу мөмкинлеге булдымы?

- Татарларны әлегә очратмадым, ә менә руслар күп монда. Мәскәүдән Нью-Йоркка очканда Башкортстан егете белән таныштым. Күптән түгел генә Үзбәкстан егете белән күршеләр икәнлегебезне белдек. Төрки телләрне ишетү бик рәхәт, бик якын кешең белән аралашкан кебек буласың.

- Чит илдә хис-кичерешләрең нинди?

- Дөресен әйткәндә, үземнең чит илдә икәнлегемә әле һаман ышанып бетә алмыйм. Әйе, теле башка, кешеләре аерыла, без иң беренче күргән Нью-Йорк шәһәре дә искиткеч зур, таң калырлык. Алдан шатлык хисе тугандыр миндә. Үзеңнең тулысынча мөстәкыйль икәнлегеңне аңлап, зур җаваплылык та сизәсең.

- Син Нью-Йоркта яшәргә калыр идеңме?

- Мин ул шәһәрдә ике генә көн булдым. Казанга да ике-өч ел ияләнгән кеше буларак, Нью-Йоркта яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм.

- Син бит татар филологиясе факультетында укыдың. Уку йортында алган белемнәр чит илдә булышамы?

- Нинди генә уку йортын тәмамласаң да, анда алган белемнәр эзсез калмый. Әйе, мин монда әдәби әсәрләр дә анализламыйм, татар теле кагыйдәләрен дә аңлатып йөрмим, ләкин безнең уку йортында белем алганга мондагы танышларыма татар теленең структурасы, мәдәнияте һәм әдәбияты буенча кыскача күзәтү ясый алам. Үзеңнең кем икәнлегеңне аңлагач, милләтеңнең дәрәҗәсен белгәч, кешеләр белән сөйләшү күпкә җиңелрәк.

- Инстаграм битеңдә син фәлсәфә тулы кесә дип язгансың. Нинди фәлсәфи темаларны якын итәсең?

- Фәлсәфә белгече түгел инде мин, ул өлкәдә белемем юк. Мондый хэштегны үземнең тормышка карашымны яктырткан текстларга карата гына кулланам. Дөньяны һәркем үзенчә кабул итә бит.

Сине башкалардан аерып торган нинди сыйфатларың бар?

- Белмим, чагыштырганым юк. Мин кешеләр белән җиңел аралашам, уңайсыз сораулар бирмим, үземнең дә, әңгәмәдәшемнең дә узарга ярамаган чикләренә кермим.

- Инстаграмыңда “Әлеге юлны теләп көттем, чөнки күп сорауларыма җавапны монда табасымны беләм" дип язгансың. Нинди сораулар ул? Таптыңмы аларга җавапларны?

- Бу күбрәк шәхси уйланулар... Читкә киткәч, үзең өчен якын булган һәм сине ихлас үз иткән кешеләрне күрә башлыйсың. Мин әле дә эзләнүдә, юлым озын, Алла бирса.

- Синең өчен иҗат дөньясы бик якын, дип беләм. Ул синең өчен кызыксыну гынамы яки яшәү рәвешеме?

- Иҗат итү ул үзеннән-үзе бара. Әйтәсе килгәннәр, ул турыда уйлаган да юк кебек тоелган аң төпкелендәге фикерләр шигырь формасында чыгып бара. Лирика шуның белән кызыклы да инде.

- Чит илгә барырга теләүче яшьләргә нинди киңәшләр бирер идең?

- Теләгән җирегезгә барырга тырышыгыз, дияр идем. Бернәрсәдән дә курыкмагыз. Ә чемодан тутырганда, хәтерегезгә генә ышанмагыз, аласы әйберләрегезнең исемлеген төзегез.

intertat.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев