Логотип Идель
Яңалыклар

Татар кызына нәрсә бүләк итәчәкләр?

Төп бүләк – дизайнер Луиза Фәсхетдинова бизәгән калфак һәм 50 000 сумлык сертификат. Гадәттәгечә, республикакүләм бәйгесе финалын яктылык, музыка, татар кызлары һәм мактаулы кунаклар чыгышы бизиячәк. Биредә «Казан» бию ансамбле, Салават Миңнехановбелән Гүзәлем, татар эстрадасы җырчылары, Башкортостан Республикасының яшь башкаручысы – Ренат RNT чыгыш ясаячак. Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы.

12 сентябрьдә 18:00 да Казанда Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалы узачак. Биредә Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан килгән 12 кыз катнашачак.

Бәйгенең максаты – яшьләрдә мәдәни мирасыбызга кызыксыну уяту һәм катнашучыларда яңа белем, күнекмәләр булдыру ярдәмендә татар телен үстерү һәм популярлаштыру, гореф-гадәтләрне саклау.

Республикакүләм бәйге «Татар кызы» халыкара бәйгесе кысаларында өченче ел уздырыла. 2017 елны – Гөлназ Гатина, 2018 елны Гүзәл Габдрахманова җиңүче итеп танылдылар. Республикакүләм бәйгесенең җиңүчесе 27 сентябрьдә Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә узачак «Татар кызы-2019» халыкара бәйгесенең финалында Татарстан данын яклаячак.

    

«Татар кызы» халыкара бәйгесенең тарихы: 2015 елны «Татар кызы» бәйгесе беренче тапкыр Рәсәй күләмендә уздырылды. 2016 елны бәйге халыкара дәрәҗәне алды, финал Чиләбе шәһәренең төп мәйданчыгы – «Трактор» Спорт аренасында узды. 2017 елны Башкортостан Республикасының Уфа шәһәрендә «Татар кызы-2017» исеменә Татарстан Республикасы кызы – Гөлназ Гатина, ә 2018 елны Удмуртия Республикасының Ижау кызы – Диләрә Гыйлметдинова лаек булды.

Бәйге өч этаптан тора – беренчесе Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә уза. 13-15 сентябрьдә проектның ярымфиналы узачак. Татарстан башкаласында берничә сынау булачак: интеллектуаль, аш-су, татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен тикшерү бәйгеләре, кызлар калфак тегәчәк һәм, Болгар шәһәренә барып, милләтебезнең борынгы тарихы белән

Төп бүләк – дизайнер Луиза Фәсхетдинова бизәгән калфак һәм 50 000 сумлык сертификат. Гадәттәгечә, республикакүләм бәйгесе финалын яктылык, музыка, татар кызлары һәм мактаулы кунаклар чыгышы бизиячәк. Биредә «Казан» бию ансамбле, Салават Миңнехановбелән Гүзәлем, татар эстрадасы җырчылары, Башкортостан Республикасының яшь башкаручысы – Ренат RNT чыгыш ясаячак. Бәйгенең оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев