Логотип Идель
Яңалыклар

Татар һәм башкорт телләрендә сөйләшә торган планшет барлыкка килде

татар һәм башкорт телләрендә сөйләшә торган кечкенә планшетлар һәм смартфоннар эшләнде.

   “БашТой” компаниясе тарафыннан татар һәм башкорт телләрендә сөйләшә торган кечкенә планшетлар һәм смартфоннар эшләнде.

   Яңа уенчыклар авторлары фикеренчә, гаджетлар балаларга күңел ачарга гына түгел, ә укуда да зур ярдәм итәчәк. Билгеле булганча, балалар телне уен формасында җиңел һәм тиз өйрәнә. Яңа гаджетлар белән сабыйлар дөрес әйтелешне дә, интонацияне дә рәхәтләнеп үзләштерәчәк. Өстәвенә, уенчыклар татар һәм башкорт телләрендә чәчәкләр исемен, хәрефләр һәм саннарны белергә, гади арифметикага өйрәнергә, хайваннар дөньясы белән танышырга, шигырьләр тыңларга һәм башка бик күп нәрсәләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә.

"Кызыл таң"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев