-
КАЙГЫЛЫ ХӘБӘР: ЖУРНАЛИСТ ГӘБДЕРӘХИМ ВАФАТ Урыны Оҗмахта булсын!
-
26 апрельдә Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк.
-
Сәләтләрне ачучы “Сәләт” конкурсы 16 апрель көнне Сәләт йортында Флүс Латыйфи исемендәге "Сәләткә нур булган йолдызлар" ачык әдәби конкурс булып узды. Бинага барлык иҗат сөюче һәм, әлбәттә, иҗат итүче яшьләр җыелды.
-
"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.
-
Каен суын белеп эчегез! Аннары, белгеч каен суын алынган вакытында ук эчәргә кирәк, аны сакларга ярамый, ди.
-
Котырган бүре ташлангач, ир-ат югалып калмый... Вакыйга 9 апрельдә кичке якта шәһәр читендә була. Ир-ат хатыны белән бергә урамда йөрергә чыга...
-
Фатирында ялгыз үлгән ирне тапканнар. Ун елдан соң... Алтмыш яшьлек ялгыз ир турындагы яңалык җәмгыятьне тетрәндергән...
-
«БУ ЮЛЫ ЭНДӘШМИЧӘ КАЛА АЛМЫЙМ»: Ринат Рахматуллин белән Марат Яруллин җыр бүлешә? Сүз "Чакыр гына мине" җыры турында бара.
Татар Малай укытучы-остазга әйләнде

5-7 апрель көннәрендә «Волга» яшьләр үзәге базасында (ТР, Боровое Матюшино) II «ZAMAN» Татар блогинг мәктәбе үткәрелде. Чараны ТР яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештырды.
Чараның максаты - социаль челтәрләрдә үз блогыңны/битеңне, видео-каналыңны ясау, алып бару һәм популярлаштыру күнекмәләрен булдыру өчен уку-укыту мәйданы, аралашу өчен мохит булдыру.
Катнашучылар: татар телен һәм мәдәниятен үстерү максаты белән файдалы контент булдыру, блог алып бару белән кызыксынган 18-30 яшьтәге татар яшьләре.
Делегатлар өчен төрле темаларга лекцияләр, практик дәресләр, түгәрәк өстәл, очрашулар оештырылды: аудитория белән уртак тел табу, Instagramдагы фото-трендлар, мобиль съемка үзенчәлекләре, актерлык осталыгы, таргет көйләү нечкәлекләре, блогерлар өчен файдалы булган программалар һ.б. Фотограф Энҗе Садыйкова, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Гөлназ Нәүмәтова, SMM-белгече Ләйлә Лерон һ.б. шәхесләр белән очрашулар булды. Блогерлардан Ринат Галиәхмәтов, Рәзил Габбасов, Илфар Әгъләмов үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Өч көнлек мәктәптән соң да, катнашучыларның эшчәнлеген күзәтү, бәяләүне дәвам итеп, куелган максатларга ирешкәннәрне бүләкләү планлаштырыла. Иң актив катнашучы дип Энҗе Сәмигуллина сайланды. Аңа блогерлык эшен алып барырга Ринат Галиәхмәтов ярдәм итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз