Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТАРИХЫ - «ТӨРКИ ДӨНЬЯ МӘДӘНИЯТ ТАРИХЫ» КИТАБЫНДА

Төркиядә Татарстан һәм татар халкының мәдәният тарихына кагылышлы мәкаләләр урын алган «Төрки дөнья мәдәният тарихы» китабы нәшер ителде.

  Төркиядә Татарстан һәм татар халкының мәдәният тарихына кагылышлы мәкаләләр урын алган  «Төрки дөнья мәдәният тарихы» китабы нәшер ителде.

   Китапны нәшриятка Мимар Синан университеты профессоры, милләттәшебез, тарих галиме Ильяс Камалов (Кемальоглу) һәм Мармара университеты тарих галиме Әхмәт Канлыдәрә әзерләгән.

   541 битлек китапның эчтәлеген Төркиянең төрле югары уку йортларында эшләүче 18 галимнең фәнни мәкаләләре тәшкил итә. Кереш сүзне китапны төзүче профессорлар Ильяс Камалов һәм Әхмәт Канлыдәрә язган.

   Республикабыз һәм татар халкының тарихы Кырклариле университеты галиме Умут Үрән, Тракия университеты галиме Өмәр Сонәр Һункан, Мимар Синан университеты галиме Ильяс Камалов, Әгәй университеты галиме Сәркан Аҗар, Мармара университеты галиме Әхмәт Канлыдәрә тарафыннан язылган «Көнчыгыш Европадагы төркиләр», «Беренче мөселман төрки дәүләтләр», «Алтын Урда дәүләте», «Алтын Урданың мирасчылары: төрки татар ханлыклары», «Идел-Урал һәм Урта Азиядә мәдәни һәм социаль трансформация (1800-1991)» исемле фәнни мәкаләләрдә яктыртылган.

tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев