Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Татар милли хәрәкәте активисты Илдус Садыйк вафат

    Татар милли хәрәкәте активисты Илдус Садыйк вафат. Бу хакта музыкант Рамил Хәйретдинов инстаграм аккаунтында хәбәр итә.

    «Бүген, 25 ноябрь, хөрмәтле Илдус абыебыз Садыйк вафат булды. 20 ел элек беренче президентыбыз Минтимер Шәймиев белән татар балаларына Казанда милли-дини үзәк ачып, бик күп милләтпәрвәр егетләр, дистәләгән мөфти, йөзләгән хәзрәтләрне балачактан ук тәрбияләп үстергән халкыбызның бөек шәхесе иде ул», дип язган ул.

    Иртәгә җомга көнне, 13.00 сәгатьтә Яңа бистә зиратында җеназа намазы һәм дәфен йоласы узачак, дип яза Рамил Хәйретдинов.

    Реклама

    Милли хәрәкәт активисты Галишан Нуриәхмәт әйтүенчә, Илдус Садыйк соңгы араларда сәламәтлеккә зарланмаган. Хәтер көненә дә чыккан булган.

    «Хәтер көнен оештыручыларның берсе иде ул. Хатыны аның ун елдан урын өстендә авырый. Илдус аны карады. Заманында АКШ Конгрессына барып, Татарстанда референдум үткәрү турында сөйләшүләр уздырган иде. Бик тырыш егет иде. Әле кичә генә „Аллага шөкер, Хәтер көненә чыгып, беренче рәтендә басып торучылардан Илдус Садыйк белән Индус Таһиров бар“, — дип сөенгән идем», — диде ул.

    Илдус Садыйк милли мәктәпләр ачтыру, татар телен укыту, Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәген саклау юнәлешендә бик актив эшләгән кеше.

    Чыганак: Ватаным Татарстан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!