-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
"ТАТАР МИРАСЫ ЭЗЛӘРЕННӘН" - күргәзмә
10 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда Казан рәссамы Марат Гобәйдуллин иҗатына багышланган "Татар мирасы эзләреннән" күргәзмәсе ачыла, дип хәбәр итә Казан Кремле матбугат хезмәте.
Фото: Казан Кремле матбугат хезмәте
Марат Гобәйдуллин - сынчы, тимерче һәм рәссам, аның әсәрләре Россия, Европа илләрендә, АКШта шәхси коллекцияләрдә саклана. Күргәзмәдә рәссамның холст һәм гипста эшләнгән 35 әсәре тәкъдим ителгән. Рәссам эшенең төп темасы татар халкы тарихына бәйле.
Картиналарда борынгы Болгар, Сарай, Казан, хан чорының архитектура һәйкәлләре сурәтләнгән. Коллекцияне Кырым һәм Урта Азия буйлап сәяхәтләрдә барлыкка килгән этюдлар тулыландыра. Аларда рәссам шул сәяхәттән алган хис-тойгыларын чагылдырган.
Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз