ТАТАР МӨҺАҖИРЛӘР ТАРИХЫ БАРЛАНА
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хезмәткәрләре параллель рәвештә журналның текстын хәзерге татар шрифтына транслитерацияләү эшен башлады. Быел әлеге саллы хезмәт тәмамланыр, дип көтелә.
«Яңа япон мөхбире» журналы фәнни кулланышка керде. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 2020 елның 2–3 февралендә АКШка визиты вакытында татар җәмәгатьчелеге вәкилләре республикага 1933–1934 елларда чыккан «Яңа япон мөхбире» («Новый Японский вестник») журналының 14 санын тапшырган иде. Алар, хөкүмәт карары нигезендә, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә даими саклауга бирелде. Бу хакта Язма һәм музыкаль мирас үзәгенең сайты хәбәр итә.
Язма һәм музыкаль мирас үзәге хезмәткәрләре тарафыннан әлеге журнал номерларына беренчел фәнни анализ ясалды һәм алар цифрлаштырылды. Барлык нөсхәләр дә Язма һәм музыкаль мирас үзәге сайтына ачык кулланылышка урнаштырылды.
Pdf форматындагы аерым саннарны йөкләп алырга мөмкин, бу исә татар тарихы, Ерак Көнчыгыштагы татар мөһаҗирлеге белән кызыксынучыларга журналда басылган барлык эксклюзив һәм оригинал материаллар белән танышу мөмкинлеген бирә, ди үзәк галимнәре.
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының хезмәткәрләре параллель рәвештә журналның текстын хәзерге татар шрифтына транслитерацияләү эшен башлады. Быел әлеге саллы хезмәт тәмамланыр, дип көтелә.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев