Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    • МӘСКӘҮ ЛОКДАУН КЕРТӘ! Мәскәү мэры Сергей Собянин башкалада 28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәрдә вакытлы локдаун кертте.
      346
      0
      0
    • Казанның Кремль яр буенда яңа мурал барлыкка килде Кремль яр буеның яңа өлешендә Казанда леттеринг стилендә мурал пәйда булды. Ул татар һәм рус телләрендәге язулардан гыйбарәт.
      411
      0
      0
    • ҖАНИСӘПНЕ ӨЙДӘН УЗУНЫҢ ГАДИ ҖИДЕ АДЫМЫ Билгеле булганча, быелгы җанисәпне өйдән чыкмыйча гына да узып була. Моның өчен кул астында Интернетка тоташкан гаджет яки компьютер булу гына кирәк.
      415
      0
      0
    • "КАЛЕБ"НЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫ! Калеб» яңа буын җыены сезне 26 октябрь 18:30 сәгатьтә булачак премьерага дәшә! «Өчәү» – яшь прозаиклар Алинә Бикмуллина, Айгөл Абдрахманова, Райнур Әгъләметдинов әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән фрагментлар.
      438
      0
      0
    Видео
    • НАРКОТИКЛАРГА - ЮК

    ТАТАР МОГИКАНЫ

    Бүген 14.00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда  татар әдәбиятының классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышланган «Татар могиканы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

    Чара «Фатих Әмирхан атналыгы» уңаеннан уздырыла.

    Бу әдәби кичәнең Г. Тукай әдәби музеенда үткәрелүе очраклы түгел. Әдип Фатих Әмирхан халык шагыйре Габдулла Тукайның иң якын дусларының берсе була.

    Реклама

    Бу ике шәхеснең тормышында һәм иҗатында уртаклык күп. Икесе дә бер үк елда туган, икесе дә мулла малае. Иманга тугрылык, милләткә мәхәббәт – һәр икесенең асыл сыйфатлары. Язмышлары аяныч, фаҗигале: берсенең аякларын паралич сукса, икенчесе өметсез, дәвага бирешмәс үпкә чиренә дучар була. Шул ук вакытта табигать аларга искиткеч иҗади көч биргән. Берсе – татарның бөек шагыйре, икенчесе классик әдип сыйфатында мәйдан тота. Алар үзләре исән чагында ук милләтнең йөзек кашлары буларак таныла.

    Татарстан Республикасы Милли музее фондында татар мәдәниятенең күренекле шәхесләре белән бәйле күп санлы тупланмалар саклана. Алар арасында әдип Ф. Әмирханның мемориаль тупланмасы аерым урын алып тора. Кадерле ядкярләр арасында язучы белән бәйле документлар, аның шәхси әйберләре, гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметлары, язучының үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, кулъязмалары һәм фотосурәтләре бар.

    Г. Тукай әдәби музее экспозициясендә язучының күлмәге, фотосурәте, үзе исән чагында нәшер ителгән китаплары, «Хәят» повестының укучы дәфтәренә язылган кулъязмасы тәкъдим ителә. Ә шушы чара кысасында Милли музей фондында саклана торган башка предметларны да күрергә мөмкин булачак.

    Кичәдә әдәбият галимнәре Х. Миңнегулов, Ф. Галимуллин, Ә. Закирҗанов, иҗат әһелләре, язучының туганнары һәм Ф. Әмирханның иҗаты белән кызыксынучы киң җәмәгатьчелек катнаша. Шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы
    • Китап тыңла!
    • Kazan Digital Week-2021 (1)
    • ТАВЫШ БИР: Иң матур җырчы гаиләсе