-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
«ТАТАР МОГИКАНЫ» - ФАТИХ ӘМИРХАН
Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
22-29 гыйнвар көннәрендә узачак чарада тантаналы программа, лекцияләр, балалар өчен мәдәни очрашулар оештыру каралган. Г. Тукай әдәби музеенда еш кына бөек татар шагыйре, аның дусларына һәм фикердәшләренә багышланган кичәләр үткәрелә. Тамашачылар күңелендә Камил Мотыйгага, Мәхмүт Галәүгә, Сәгыйт Сөнчәләйгә, Галиәсгар Камалга һ. б. багышланган әдәби-музыкаль кичәләр аеруча истә калды, дип хәбәр итә проект авторлары.
Язучы талантын яратучыларның «Ф.Әмирхан реликвиясе» дигән лекция вакытында ТР Милли музее фондларында саклана торган мемориаль предметлар җыелмасы белән танышу мөмкинлеге булачак. Музей экспозициясенә килүчеләр Ф.Әмирханның мемориаль әйберләрен – аның күлмәкләрен һәм «Хәят»повесте кулъязмасын карый алачак.
Г. Тукай әдәби музее төркемнәрендә Instagram һәм ВК социаль челтәрләрендә «Безнең Әмирхан» һәм «Фатих Әмирхан һәм Габдулла Тукай»дигән лонгрид видеопроект тәкъдим ителәчәк.«ХХ гасыр башыннан Сәяхәт» лекциясе китап сөючеләрне, бигрәк тә мәктәп укучыларын һәм студентларны Ф.Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт»фантастик повестен яңача укырга чакыра.
Музейга килүчеләр интерактив музей уенында-«Фатыйх Әмирхан-135» квесты элементлары белән экспозиция буенча экскурсияләрдә катнаша ала. Бу чара кунакларга язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырачак, аның язмышы һәм мирасы белән бәйле кызыклы фактларны ачачак, ике талантлы замандаш – Тукай һәм Әмирхан дуслыгының тирәнлеген күрсәтәчәк.
«Фатих Әмирханның Казаны» интерактив лекциясе электрон презентация белән берлектә гидлар-экскурсоводлар, туган якны өйрәнүчеләр һәм татар халкының тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен кызыклы булачак.
29 гыйнварда 14.00 сәгатьтә «Фатих Әмирхан атнасы»ның йомгаклау чарасы – Ф.Әмирханга багышланган «Татар могиканы» әдәби-музыкаль кичәсе узачак. Анда аның талантын яратучылар аның тормышы һәм иҗаты турында беләчәкләр, аның әсәрләреннән өзекләрне ишетәчәкләр, «Печән мәйданы» спектакленнән Г. Тукай белән Ф. Әмирхан дуслыгы күрсәтелгән эпизодны, күрәчәкләр, дип хәбәр иттеләр музейдан.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз