Логотип Идель
Яңалыклар

Татар моңын рус теленә күчерсәң ни була

Соңгы арада татар җырчылары русча җырлый башлады әле. Бу модага ияүме, популярлыкка ирешергә тырышумы, аңлашылмый.

Соңгы арада татар җырчылары русча җырлый башлады әле. Бу модага иярүме, популярлыкка ирешергә тырышумы - аңлашылмый. Ләкин гомер буе татарча җырлаган кеше җырлау стилен үзгәртмичә русча җырлый башлагач, бик кызык, хәтта көлке яңгырый. Бигрәк тә бу җырчы тарафыннан шаярту буларак түгел, ә җитди кабул ителсә. Моны Гүзәл Уразованың яңа чыккан русча "Любили" җырына шелтә фикер итеп язуым. Ул җырның бер минутын да тыңлый алмадым.

Рус җырчылары татарча җырлаганда колакка шактый ятышлы яңгырарга мөмкин. Әлбәттә, моң турында әйтеп тә торасы юк. Чит телдә җырлаучыларның гына түгел, үзләрен татар дип атап җырлаучыларның кайберләре дә моңның ни икәнен белми. Җыр сүзләрен аңламагач, җырдагы моңгы ничек аңларга кирәк? Шулай да кемдер синең телеңдә җырларга тырышканда күңелгә май булып ята. Ә менә татар җырчылары русча җырлаганда бөтенләй дә сәер яңгырый.

Моның турында шаяртып Камал театры актерлары үзләнечә рус җырын татар моңы белән җырлап күрсәткәннәр иде:

Раил Шамсуаров җырында моңны да саклап калган, тамашачаны да көлдерә, матур итеп җырлый да алган. Ләкин бу аерым осалык, үз-үзеңә юмор белән карау тәлап итә.

Тагын бер шәхсән миңа кызык тоелган бер җыр. Айдар Галимовның "Не взрывай" җыры. Айдар Галимовның тавышын русча ишетү гомумән сәер. Ләкин җыры матур. Шулай да тыңлаткан руслар барысы да "борын җыера".

Автор: Тәнкыйть абый

Игътибар! Редакция фикере автор фикере белән туры килмәскә мөмкин.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: татар җыр моң татар җыры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев