-
ХӘБИБ НУРМАГОМЕДОВ ФУТБОЛЧЫ КАРЬЕРАСЫН БАШЛАРГА ӘЗЕР! Зур футболда дебютка әзерләнәм, тәкъдимнәр көтәм, ди Хәбиб.
-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
Туй вакытында кәләш ягыннан берәү кияүне һәм туганын үтергән Соңрак атучы кешенең тоткарлануы билгеле булды.
-
ЧУЛПАН ЙОСЫПОВА ӘНИ БУЛГАН! Котлыйбыз! Җырчы Чулпан Йосыпованың бәби көткәнен белә идегез бит?
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 3 Илкүләм конкурста катнашып, бүләк отыгыз!
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
ТАТАР МОҢЫНА ТАШ КУЕЛА
Россия һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Алтын Аполлон» бүләге иясе Илһам Шакировның каберенә 16 октябрь көнне 13:00 сәгатьтә таш кую тантанасы оештырылачак.
Ташны Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган талантлы скульптор Фәнил Вәлиуллин иҗат итте. Җырчының кабере Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында төп аллеяда.
Татар музыка сәнгатенең иң күренекле вәкилләренең берсе Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстанның хәзерге Тукай районы (элекке Ворошилов районы) Яңа Бүләк авылында туган. 2019 елның 16 гыйнварында Казанда бакыйлыкка күчте. Баритон тембрына ия җырчының халыкка мирас булып калган репертуарын халык җырлары, композиторлар әсәрләре, классик музыка җәүһәрләре, казах, үзбәк, әзәрбайҗан, каракалпак, башкорт халык музыкаль әсәрләре, үзе иҗат иткән җырлар тәшкил итә.
Илһам Шакиров 1960 елда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшли башлый. 1992 – 2012 елларда филармониянең сәнгать җитәкчесе була. Җырчы татар музыка сәнгатен үстерү, татар сәхнәсенә лаеклы алмаш тәрбияләү юнәлешендә зур хезмәт куя. Легендар җырчы Илһам Шакировны искә алу, догалар уку белән үрелеп барачак мәрасимдә күренекле дәүләт эшлеклеләре, дин әһелләре, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз