Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР РАДИОЛАРЫ ДӨРЕС СӨЙЛИМЕ?

Журналистлар берлегендә 7 май, радио көнендә «Татар телле мәгълүмат киңлегендә радиотапшырулар үсеше тенденцияләре һәм перспективалары» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Журналистлар берлегендә 7 май, радио көнендә  «Татар телле мәгълүмат киңлегендә радиотапшырулар үсеше тенденцияләре һәм перспективалары» темасына түгәрәк өстәл узачак.

Түгәрәк өстәл барышында татар телендә хәбәр итүче радиостанцияләр үсешенең актуаль проблемалары турында фикер алышачаклар. Шулай ук,  радиотапшыру әзерләүчеләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге законнарны, журналист этикасы нормаларын һәм таләпләрен үтәү, радиожурналистлар эшчәнлегендә заманча технологияләр һәм форматларны куллану, аудитория белән эшне алга таба камилләштерү, эфирда сөйләм культурасын үстерү буенча тәкъдимнәр кертү дә планлаштырыла.

Очрашу 10:00 сәгатьтә, Декабристлар урамы, 179 йортта оештырыла.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: радио көне

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев