Логотип Идель
Яңалыклар

Татар шагыйрьләре себер урманнары януы турында

Россянең себер төбәкләрендә урманнар яна. Бу янгынарның төтене Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләргә дә килеп җитте.

Россянең себер төбәкләрендә һәм Байкал артында урманнар яна. Бу янгынарның төтене Татарстан, Башкортстан һәм башка төбәкләргә дә килеп җитте. Гринпис мәгълүматына күрә, барлыгы 2 млннан артык чамасы гектар мәйданда урман яна. Табигатьне саклаучылар чаң суга. Ләкин хөкүмәт янгыннарны сүндерергә ашыкмый. Янгыннан күргән зыян аны сүндерүгә китәчәк акчадан күпкә кимрәк дип саный дәүләт башлыклары. Бу хәлгә татар шагыйрьләре дә битараф кала алмады.

***

Котылырга мөмкин идеме соң?
Ут тирәли ярсып биештек...
Җәһәннәмгә җанны тапшырдык та,
Бәхилләшеп, соң кат үбештек...

- Балам, дигән күмер күзләр калды...
- Әни! дигән сусыл иреннәр...
Ә кайдадыр гамьсез таңнар атты,
Керфек күтәрергә иренгән...

Ә кайдадыр... Күкләренә карап,
Соңгы җырын сузды бәгырьләр...
Ватанында кыямәтен көтеп
Тезелеште үксез каберләр...

Ут йоласын үтәдекме икән
Сикергәндә ялкын күзенә?
Рәнҗешләрне тәкъдирләргә калдыр,
Ярлыкауны калдыр... Үзенә...

Котылырга мөмкин идеме соң?
Коткарырга мөмкин идеме...
Тере килеш үз баласын яккан,
Ут эчендә калган илеңне...
29.07.2019
Гөлүсә Батталова

 

***

Җир ананың үпкәләре яна,
Үткәннәре яна, киләчәге.
Көл астыннан гөлләр шытып чыкмас,
Ишетелми янгын бетәчәге.

Безнең аңны күптән төтен басты,
Төтен яулый кала-шәһәрләрне.
Һава җитмәс булыр инде тиздән,
Тын кысылыр буып яшәүләрне.

Яңгыр телик әйдә бергәләшеп
Яңгыр сорыйк, таләп итик яңгыр.
Янгын чорнап алды илебезне,
Бу дөньяда әле кеше бардыр?
Бу дөньяда кеше исәндер бит?
Җир ананың үпкәләре яна.
Тамчылардан яңгыр булыйк әйдә,
Буыла бит газиз Җир-Ана.

 

Булат Ибраһим

Ләйлә Хәбибуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев