Логотип Идель
Яңалыклар

«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ!

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен гамәлгә куйды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен гамәлгә куйды, дип хәбәр итә Г.Тукай ис.Татар дәүләт филармониясенең матбугат үзәге.

Бәйгедә үзешчән һәм профессионал сүз осталары катнаша ала. Яшь чикләве юк. Бәйгенең премияль фонды - 1 миллион сум.

Беренче тур –  катнашучылар TATARSUZE@TATFIL.RU  электрон адресына яки +79196900422 WhatsApp номерына үз укуларында сәнгатьле сөйләү, әдәби-музыкаль композиция,  уен элементлары кергән диалоглар форматында татар классик әсәре язмасын җибәрәләр. Бәйгедә ШИГЫРЬ, ПРОЗА, МӘСӘЛ җанрында иҗат ителгән профессиональ  әсәрләр катнаша ала.

Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.

Язмаларны 7 кешедән торган мәртәбәле жюри карый.

Жюри рәисе –  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Айдар Фәйзрахманов;  жюри рәисенең урынбасары – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев; жюриның җаваплы сәркатибе – шагыйрь, М.Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин;  жюри әгъзалары – драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов; шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова; актер,

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов; телевидение тапшыруларын алып баручы, “Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы мөхәррире Илдар Кыямов.

Бәйгенең 2-нче туры 20 февраль көненә билгеләнгән.

Гала-концерт Халыкара Туган тел көнендә — 2021 елның 21 февралендә  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: туган тел филармония, бәйге, татар сүзе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев