-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Үзәк банк акча күчерүне ике көнгә тоткарларга тәкъдим иткән Акчаны мошенниклардан саклау өчен шундый чараның отышлы буласы күздә тотыла.
-
САМАРАДА ТУКАЙ ТОРМЫШЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШТЕЛӘР Самара өлкәсенең Халыклар дуслыгы йортында өч томлы «Габдулла Тукай: тормыш һәм иҗат (Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты хроникасына материаллар)» басмасын тәкъдим итү булды.
-
Казан марафонының хәйрия йөгерешендә 920 мең сум акча җыелды Казан Мэриясе миллион сумлык матур сан булсын өчен тагын 80 мең сум акча җибәрәчәк, әлеге акчалар дәвалауга мохтаҗ балаларга ярдәмгә тотылачак
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Үзебез сайлыйбыз! Татарстанда 2023 елда төзекләндерелә торган паркларны сайлау өчен тавыш бирү башланды. 14 яшьтән өлкәнрәк һәр битараф булмаган кеше 30 майга кадәр үз фикерен белдерә ала.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Татар тарихы – архивта
Үткәннәрдән бихәбәр кешегә дә төп-төгәл мәгълүмат ирештерергә сәләтле ул архив диварлары! Эзлән, кара, мөрәҗәгать ит – тарих дәреслекләрендә язылмаган әллә ни чаклы фактларга юлыгырсың!
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та республиканың Архив эше буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты. Чарага барлыгы меңнән артык кеше чакырулы иде. Коллегиянең төп темасы - ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек. Катнашучылар фикер алышулар башланганчы уникаль экспонатлар һәм архив документлары күргәзмәсе белән танышты. Коллегия трансляциясе Татарстан Республикасының рәсми порталында алып барылды.
2018 елда Русия Президенты Владимир Путин «Татарстан Республикасы төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»гы Указга кул куйган иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән 2020 ел республикада Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы елы дип игълан ителде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз