Логотип Идель
Яңалыклар

Татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариев онытылмый

Татар театрына нигез салучыларның берсе Габдулла Кариевны искә алу тантанасы булачак 8 майда Габдулла Кариев тууына 133 ел тула.

8 майда Габдулла Кариев тууына 133 ел тула. Традиция буенча бу көнне Кариев театры Казанның Яңа татар бистәсе зиратына аның каберен зиярат кылачак. Театр белән бергә дәүләт структуралары вәкилләре, әдәбият, сәнгать, дин әһелләре, театр коллективы, Нурлат җирлеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре аның рухына дога кылып, каберенә чәчәкләр салачак. Татар халкының атаклы актёрын искә алу тантанасына театр үз тамашачысын, бар халыкны чакырып кала.
Программа түбәндәгечә:

15.00 — Г.Кариев каберенә чәчәкләр салу (Пригородная урамы, 1)
17.00 — Нурлат халык театры “Исерек айныса, хәерче баеса...” (режиссёр Илдус Садыйков) комедиясен күрсәтә (Петербург урамы, 55Б)
19.35 – “Туган авылым” милли комплексында ифтар.
Рамазан аенда яшь тамашачы театры сәхнәсендә исереклек телгә алынган килделе-киттеле комедия уйнау ни дәрәҗәдә Кариев театры йөзен бизидер һәм әхлакка сыядыр – әйтүе кыен. Әмма бөек актёрыбызны искә алу – әҗерле гамәл, милли рухыбызны үстерә һәм баета торган гамәл булсын иде.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Театр елы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев