Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР ТЕЛЕН МӘКТӘПТӘ БУЛМАСА, МӘЧЕТТӘ ӨЙРӘНЕРГӘ МӨМКИН

Татарстан мәчетләрендә түләүсез татар теле курслары быел да дәвам итәчәк.

Татарстан мәчетләрендә түләүсез татар теле курслары быел да дәвам итәчәк. Алты айлык курслар 1 октябрьдә башланып китәчәк.  Татарстан Диния нәзарәтенең әлеге проекты быел  ТАССРга 100 ел уңаенна гамәлгә ашырыла. Шуңа күрә  бушлай курслар 100 мәчетендә оештырылачак. Нәзарәттән бу проектка 15 млн сум акча каралган, шуңа күрә бушлай курслар бушка узмасын иде дигән теләктә калабыз.


Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин бүген журналистларны  татар теле курсларын яңартылган методика һәм дәреслек буенча оештыру, курсларның дәвамлылыгы һәм татар телен өйрәнүчеләрнең яшь үзенчәлекләре  турында бәян итте.


2020-2021 уку елында татар телен башлангыч дәрәҗәдә өйрәнү буенча курслар республиканың  45 мөхтәсибәтен колачлаячак, шул исәптә Казанның 45 мәчете дә кергән. Ягъни Татарстанда җәмгысе 1500 мәчетнең 700 ендә татар теле нигезләре укытыла, дигән сүз. Курсларга башлыча яшьләр тартыла. Татар теле өйрәнүчеләрнең 70 проценты яшьләр аудиториясе тәшкил иткән.Саннарны дәвам итсәк, татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең 40 проценты катнаш гаилә әгъзалары, 20 проценты башка милләт һәм 40 проценты татарлар.


“Тел өйрәнү дәресләре Россия ислам институтында эшләнгән методика һәм дәреслекләр буенча үткәреләчәк, - ди Рәфикъ Мөхәммәтшин. – Хәзерге вакытта курслар узачак мәчетләрдә бүлмәләр барлык укукирәк-яраклары, әсбаплар белән тәэмин ителде, техник чаралар белән җиһазландырылды, коронавирус инфекцияне таралуны булдырмый калу өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алыначак”.


Дәресләр атнасына ике тапкыр узачак. 2020 елның 1 октябреннән -30 апрельгә кадәр. Дәресләрне үткәрү вакыты курсларга йөрүчеләрнең теләген исәпкә алып билгеләнәчәк. Теләк буенча ислам дине мәдәнияте белән танышу, шулай ук тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлек каралган.


Рәфикъ Мөхәммәтшин белдергәнчә, педагоглар, филологлар әзерлекле, араларында пенсия яшендәге, шулай ук мәктәптән кыскартылган татар теле укытучылары да бар. Тик алар яңа методика кулланачаклар, дигән хәбәр булды. Сабак бирүчеләр арасында мөселман кануннарын төгәл үтәмәсәләр дә, этник мөселманнар да җәлеп ителгән.  


Укыту процессында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Хозур” нәшрияты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы белгечләре белән берлектә әзерләнгән махсус дәреслегенең төзәтелгән һәм тулыландырылган басмасы файдаланылачак. 


Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курслары үз эшен 1 октябрьдән башлап җибәрәчәк. Нәзарәттән бу проектка 15 млн сум акча каралган, шуңа күрә бушлай курслар бушка узмасын иде дигән теләктә калабыз.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев