-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
ТАТАР ТЕЛЕН ҮСТЕРҮЧЕ МАСКА! (Сынап карыйк)
Шушы көннәрдә танылган блогер, ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе урынбасары Азат Кашапов инстаграмны "шаулатты". Ничек дисезме? Инстаграмдагы "тарих"ка үзенең русча-татарча тәрҗемә ясый торган маска кертте. Шул арада бик күп татар үзләрен ни дәрәҗәдә татар телен белгәннәрен тикшерергә дә өлгерделәр. Ә без Азатның үзе белән сөйләштек.
- Идея минеке, ләкин минем аңарчы якут теленнән урыс теленә тәрҗемә итә торган фильтрны күргәнем бар иде. Шуннан "Нигә әле татар телендә дә ясап карамаска? Бу бит татарларга бик ошаячак!" - дип уйладым. Шулай ук фильтр ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан да ясалды, ди Азат.
Азат масканы ике көн элек ясаган, модерациядә хупланганнан соң, эстафета башланып киткән.
- Мин аны өч кешегә генә тапшырган идем, алар дусларына җибәргәч, эстафета киң таралу алды. Хәзер карыйм - кем генә үзен тикшереп карамаган!
Фильтрда барлыгы 200гә якын артык сүз бар. Алар - без даими кулланган татар сүзләре, шуңа күрә тәрҗемә итәргә авыр түгел. Сүзләрнең 70 проценты - таныш сүзләр булса, 30-40 проценты исә һәр кеше белми торган сүзләр. (Мәсәлән, икътисад, шәфәкъ,шәҗәрә, һ.б)
Фильтр бары тик рус теленнән татарчага гына тәрҗемә итә. Азат татар теленнән рус теленә тәрҗемә итә торган тагын бер фильтр ясарга уйлый.
- Анысы кыенга туры килергә мөмкин, сүзләрнең дә катлаулыракларын алачакмын, ди.
Татарлар белән берләштерә
Алда әйткәнемчә, масканы күп татарлар кулланырга өлгерде. Танышым Камилә Захаровада күргәч, фикерен беләсем килде:
- Мин бу масканы бик күп кешедә күрдем. Үземне тикшереп карарга уйладым - миңа ошады. Без инстаграмда вакытны барыбер бушка уздырабыз, ә монда маска ярдәмендә татар телен үстерә аласың, татарлар белән берләшәсең. Сүзләре дә төрле, араларында кыенлык тудыра торганнары да бар.
фото һәм видео: инстаграмнан скрин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз