-
ГАЛИМНӘР ИГЕНЧЕЛЕК ӨЛКӘСЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯ УЙЛАП ТАПКАН Казан дәүләт аграр университеты галимнәре тарафыннан кафедра мөдире һәм профессоры Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде.
-
"ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР" БӘЙГЕСЕНДӘ КАТНАШ Жюри музыка өлкәсендәге белгечләрдән торачак. Бәйгенең фестивалендә кайбер үзешчән авторларның җырларын танылган артистлар башкаруы да ихтимал.
-
ЯЗУЧЫ РӘФИКЪ ЮНЫС ВАФАТ Язучы, журналист Рәфикъ Юныс улы Юнысов бүген 78 нче яшендә бакыйлыкка күчте. Бу хакта аның соңгы эш урыны “Казан утлары” журналыннан хәбәр иттеләр.
-
ТАТАРСТАНДА БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘРГӘ ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ Республикада 32 федераль һәм 53 республика чараларын үз эченә алган социаль ярдәм чараларының системасы формалашкан.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
ТАТАР ТЕЛЕНДӘ БЕРЕНЧЕ МЕДИТАЦИЯ КАНАЛЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
“Идел” журналының YouTube каналы аутотренинглар яздыра башлады. Күбегезнең медитация файдасы турында ишеткәне бардыр. Хәзер аны татар телендә дә тыңлап булачак. Йокысызлыктан тилмергән, нерв системасы какшаган кешеләргә әлеге видео тынычланырга ярдәм итәчәк.
Яшүсмерләр белән эшләүче психолог, шәхси үсеш тренеры Илдар Гәрәев сүзләренчә, күпчелек психологик проблемаларның тамыры балачакта “качып ята”:
- Шуңа да татар теле мисалында алсак, хәзерге вакытта туган телендә аралашмаган татарларга да татар телендәге медитация тәэсир итми калмаячак. Ул аларның балачак теле бит. Ә хәзер дә татар телендә сөйләшеп, аңлашып яшәгәннәр өчен бу икеләтә көчле аутотренинг булачак. Туган телдә булган медитация психология өчен аерым, зур урынны алып торган балачакны кире торгызырга ярдәм итә. Шуңа анда дәвалау көче дә булырга мөмкин, - дип аңлатты Илдар Гәрәев.
- Илдар, медитация белән шөгыльләнгәнче нәрсәләрне белергә кирәк?
- Башта медитациянең асылын аңларга кирәк. Ул җан һәм тән ялы. Тирәнтен ял. Ләкин ул ял итү генә түгел, ә күңелеңдә булган авырлыкларны хәл итү дә әле өстәвенә. Психологик кысаларыңны тою ул. Шуңа да медитация белән идарә иткән кешенең халәте тынычлыкка якын булырга тиеш. Медитация ул – тынлык. Шулай ук әлеге медитацияне алып барган кешегә ышаныч. Ә ышаныч кемгә карата туа? Таныш кешегә, якын тавышка, якын телгә карата туа ул.
- “Медитация – ул тынлык”, - дидегез. Ә аны алып барган кешенең тавышы шушы тынлыкны бозмыймы соң?
- Сүз баш миендәге тынлык турында бара. Акылның дәшми торуы дисәм, бәлки әйбәтрәк аңлашылыр. Алып баручы тавышы исә сиңа юл күрсәтә. “Хәзер нәрсә турында уйлыйм икән”, - дигән борчу булырга тиеш түгел кешедә.
Видеоны чыгарган “Булырга тиеш” каналы шаяруынча, әлеге видеоны тыңлар алдыннан ук лайк куеп, комментарий калдырырга кирәк, аның ахырында сез йокыга китәргә мөмкинсез алайса.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз