Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Руль артында алкогольгә "Юк" дип әйт

    ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕ ЧЫКТЫ

    ТР Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»нең тулыландырылган һәм төзәтелгән өченче томы дөнья күрде.

    Хезмәтне институтның лексикография бүлеге хезмәткәрләре төзеде.Cүзлекнең беренче басмасы 2015 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе нәшриятында басыла башлаган иде. Бүгенге көндә аның 6 томы да эшләнеп бетте, дип хәбәр итә ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайты. 

    Реклама

    Татар теленең күптомлы фундаменталь аңлатмалы сүзлеге – күләме һәм эчтәлеге белән мондый төр сүзлекләрнең иң тулысы, ди проект авторлары. III томда барлыгы 10 500 гә якын сүз һәм 2600дән артык фразеологик берәмлек теркәлде. Төп фигыль оясында мәгънә төсмерләренә ия булган тезмә фигыльләр дә кертелде. Сүзлек хәзерге татар әдәби теленең киң кулланышта йөргән актуаль лексикасы һәм фразеологиясеннән, төрле фән һәм хуҗалык тармакларына караган термин, атамалардан гыйбарәт. Анда соңгы вакытта татар теленең үз чаралары белән ясалган неологизмнар, кабат активлашкан сүзләр, телне баетырдай диалектизмнар, алынмалар да чагылыш тапты. 

    Сүзлекнең III томын төзүче төп авторлар: Илһамия Сабитова, Фәридә Таһирова, Эльвира Сафина, Ольга Галимова, Фирая Гаффарова, Айнур Тимерханов, Гөлзада Саберова һ.б. Фәнни редакторлары: Фәридә Таһирова, Ринат Сәфәров, Фирая Гаффарова. Икенче басманың җаваплы редакторы: Ринат Сәфәров. 
    Икенче басманың беренче һәм икенче томнары 2020 елда басылып Татарстан китап нәшриятында чыккан иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы