-
Дамир Фәттахов яңа Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәтен җитәкләргә мөмкин Татарстанның элеккеге яшьләр эшләре министры, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең урынбасары Дамир Фәттаховны Балалар һәм яшьләр гомумроссия хәрәкәте башлыгы вазифасына төп кандидат буларак карыйлар.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
"ГАЛИМ СӨЙЛИ" - КАЗАНДА! “Ученый говорит” исемле баттлның максаты – фән турында аңлаешлы һәм кызыклы итеп сөйләү.
-
XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында 1100 имам катнашачак XII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында быел әнә шулкадәр кунак катнашачак. Алар Россиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән килер дип көтелә.
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Туры сүзле Илялов Рәмзи Илялов турындагы язмада «фәлән герой шикелле батырлык кылган» дигән штамп кулланмаячакбыз – һәр сугышчының биографиясе, хәрби юлы – кабатланмас, үзенчәлекле. Гомумән, татарлар сугышта бүтәннәр артыннан гына ияреп йөрмәгән.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Татар телле коммуникаторлар кирәк
17 февраль көнне Г.Кариев театрында “СөйләмSkills” ораторлык осталыгы курсының беренче дәресе булып узды. «Ачык университет» проектының алып баручысы Айрат Фәйзрахманов әлеге дәресләрнең видеовариантын киләчәктә сайттан да карап булачагын әйтте.
Аларның инде мондый тәҗрибәләре бар: тарих, заманча мәдәният, татар телен укыту ысуллары буенча да лекцияләр үткәрелгән иде.
Ачылышта курсның укытучылары катнашучыларга үзенең үгет-нәсыйхәтен бирде, фикерләре белән уртаклаштылар.
Телевидение дикторы, алып баручы, Казан театр һәм музыка уку йортлары мөгаллиме, Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла:
- Без киңәшләребезне әйтеп, сезгә юнәлеш бирергә телибез. Әгәр сез монда килгәнсез икән, димәк сезнең шәхси тормышыгызга карата ниндидер планнарыгыз, максатларыгыз бар. Максатлы кеше белән эшләү җиңел, сезнең арада куып китерелгәннәр юк, әлеге курсларга үз теләкләре белән язылганнар гына җыелды. Без әзерләп килгән темаларны үзләштерү уңайлы да, нәтиҗәле дә булуын теләп калам!
Оратор, алып баручы, блогер Айнур Әхмәтов:
- Кешенең күпме акча эшләвенә эмоциональ интеллект йогынты ясавын исбатлаганнар. Эмоциональ интеллект ул синең халәтең, вәзгыятьне ничек кабул итүең. Ситуацияне ничек кабул итүдән безнең алдагы гамәлләребез барлыкка килә. Без исә еш кына куркабыз. Курыккач, без бер төрле эш эшләсәк, курыкмыйча кабул ителгән проблеманы башка төрле чишәбез. Лекцияләрдә без сезнең белән куркуның табигате, аны нинди юллар белән җиңеп булуы турында сөйләшәчәкбез.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова:
- Инсаф абый әйткәнчә, безнең төп максат сезгә юнәлеш бирү. Сез ул киңәшләрне кулланачаксызмы, әллә ниндидер киштәгә генә салып куячаксызмы – бу сездән тора. Кызыксынсагыз, сез шул кыска гына вакыт эчендә дә нигез белем алып, аларны төрле ресурслар аша тирәнәйтә алачаксыз.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова:
- “СөйләмSkills” турындагы мәгълүматны чыгаргач, безгә 60ка якын гариза килде. Бер кич эчендә! Төркем бик тиз җыелганга күрә, без гаризалар кабул итүне тиз арада туктаттык та. Димәк, монда үҗәт, җитез, тиз эш итә торган кешеләр җыелган. Проект турында уйлаганда, без 20 кеше дип күз алдына китерә идек, монда исә аннан күбрәк кеше тупланды. Шуңа күрә, әйдәгез, намус белән, башыннан ахырына кадәр йөреп бетерик, чөнки кемдер монда килергә теләгән башка кешенең урынын да алган булырга мөмкин. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе буларак, киләчәктә сезне проектларыбызның катнашучысы буларак кына түгел, ә оештыручылары итеп тә күрәсе килә.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов:
- Татар телле коммуникаторлар безгә күп кирәк. Матур, эмоциональ, дөрес сөйләмле, куркусыз яшьләребез күбрәк булса, әлбәттә инде, безгә файда. Курс бушлай булса да, аңа бик күп көч куела. Нәкъ менә сөйләм осталыгы буенча курс оештыру безнең беренче тәҗрибәбез, әгәр ул уңышлы килеп чыкса, аны тагын уздырырбыз дигән ниятебез дә юк түгел. Әлеге курсның нәтиҗәсе буларак катнашучылар чыгыш әзерләр, дигән фикер дә бар. Анысын соңрак төгәлләштерербез. Дәресләрне калдырмыйча йөрүчеләргә курс үтүе хакында өстәмә квалификация алу таныклыгы да биреләчәк.
Сөйләм осталыгы курсларының беренче дәресен К.Тинчурин театры артисты Гөлназ Нәүмәтова уздырды. Ул безгә дөрес сулау серләрен ачты, шулай ук артикуляцион гимнастикалар ярдәмендә тавышны, дикцияне камилләштерү ысулларын аңлатты, аларны төркем белән эшләп карадык.
Курс барышында барлыгы 11 дәрес: дүшәмбе көнне кич белән бер дәрес һәм шимбә көнне көндез бер-бер артлы ике дәрес булачак. Киләсе дәрес 22 февральдә булыр дип көтелә, аны К.Тинчурин театры артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Резедә Сәләхова үткәрәчәк.
Фотолар: Илзирә Гыйззәтуллина.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз