Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ КӨННӘРЕНӘ 30 ЕЛ!

1990 елда эшчәнлеген башлап җибәргән Татар яшьләре көннәре быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Форум 2-6 сентябрьдә узачак.

1990 елда эшчәнлеген башлап җибәргән Татар яшьләре көннәре быел 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Форум 2-6 сентябрьдә узачак.

 

Бүгенге матбугат белән очрашуга Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы башкарма директоры Шарапова Миләүшә Рәвхать кызы, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Сөләйманов Тимур Җәүдәт улы һәм «Идел» яшьләр үзәге директоры Сафина Ләйсән Наил кызы килгән иде.

Чараның максатлары турында Тимур Сөләйманов әйтеп узды:

- Тирән фикерле, кызыклы проектлары булган татар яшьләре бик күп. Моны без катнашучыларның географиясеннән чыгып та әйтә алабыз. Төп максат - әлеге яшьләрнең әлегә челтәр форматында гына барган проектларына яңа мөмкинлекләр ачу. Шулай ук Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә һәм чит илләрдә яшәүче татар яшьләре арасында милли кыйммәтләрне пропагандалау, үстерү, туган телгә һәм халкыбыз тарихына кызыксыну уяту.


- Быелгы программада татар тарихын аерым дәрес буларак үткәрәчәкбез, чөнки яшьләр моның белән бик кызыксына. Катнашучылар арасында татар телен бик үк камил белмәгән кешеләр дә бар, әлеге берничә көнлек аралашу аларга татар телен өйрәнүдә зур бер этәргеч булыр дип өметләнәбез. XXX Татар яшьләре көннәрендә 32 төбәктән 180 делегатның катнашуы көтелә. Пермьнән унике кешедән торган иң зур делегация киләчәк. Кайбер төбәкләрдән ике-өч оешмадан килүчеләр бар. Мәсәлән, без Самарада, Әстерханда, Башкортстанда берничә яшьләр оешмасы белән эшлибез. Аларның һәрберсеннән делегат кабул итәчәкбез, — дип сөйләде Ләйсән Сафина.


Форумны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге оештыра.

Катнашучыларны кызыклы программа, лекцияләр, кичке чаралар, проектлар белән танышу көтә.
 

Автор фотолары

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X