-
Россия пенсияләр күләме буенча дөньяда 22нче урынны били Эксперт билгеләп үткәнчә, әлеге алымнарның беренчесе бик үк дөрес түгел, чөнки пенсияләрнең абсолют күләмен сумнарга күчереп чагыштырганда реаль тормыш бәясендәге аерма исәпкә алынмый.
-
Владимир Путин белән туры элемтә булачак “Чыннан да, туры элемтә үткәрү планы бар. Әмма аның кайчан булачагы билгесез әле. Ләкин башлангыч әзерлек эшләре бара инде”, - ди Дмитрий Песков.
-
Казанның 700 укучысы «Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларында катнашты Мәктәп укучылары өчен профессиональ биючеләр, татар телендә педагог-хореографлар, театр артистлары һәм телетапшырулар алып баручылар остазлар булды.
-
Казанда XII Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак XII тапкыр үткәрелә торган җыенга Россия Федерациясенең 72 регионыннан, шул исәптән Татарстан Республикасыннан барлыгы 1100 дин әһеле һәм кунаклар чакырулы.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез" "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа видео чыкты. Яшь җырчы Анзор Нәбиуллин башкаруында - "Әдрән диңгез"! Легендар җырга - яңа сулыш
-
Бөек Җиңүнең 77 еллыгына Шушы авыл татарлары – безне исән калдыручы, ашатучы, сыендыручы булды. Нәселебезне саклап калдылар.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Татар яшьләре форумы бәйге игълан итә
Татар яшьләре форумы татар халкы белән бәйле истәлекле урыннар, шәхесләр һәм тарихи вакыйгалар турында Татар Википедиясендә яңа мәкаләләр булдыру буенча тематик бәйге игълан итә. Аны Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Википедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме оештыра.
Татар 4.0 бәйгесе дүрт номинациядә үткәрелә:
Номинация #1: «Татарстанның истәлекле урыннары турындагы мәкаләләр»
Номинация #2: «Танылган татар сәясәт, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре турындагы мәкаләләр»
Номинация #3: «Татарстан һәм татарлар тарихыннан бер вакыйга турындагы мәкаләләр»
Номинация #4: «Иң яхшы мәктәп командасы». 2019 нчы елгы «Мин татарча сөйләшәм» акциясе кысаларында үткәрелә, һәм Татарстан мәктәп укучыларын Татар Википедиясендә язуга җәлеп итә.
Җиңүчеләрне 20 мең һәм 10 мең сумлык бүләкләр көтә.
Бәйге турында тулырак шушы сылтама аша үтеп белергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз