Логотип Идель
Яңалыклар

Татарча бойз - бэнд ниннди була?

Татарча беренве бойз-бэндның тизән музыкаль клибы дөнья күрәчәк.

Япон, Корея, Америка музыкаль бойз - бэнд группаларын бөтен дөньяда кызлары яратып тыңлый. Мәктәп яшендәге татар кызлары мәсәлән, One Direction, BTS  (корея группасы), SMAPны (япон группасы) белә. Без мәктәптә укыган вакытта Tokio Hotelны тыңлый идек. 

Нәрсә әле ул бойз-бэнд?

Чагыштырмача яшь егетләрдән генә торган музыкаль төркем. Ешрак алар яшь аудиториягә, кызларга исәпләнә. Җырлаудан кала артистлар шәп итеп хәрәкәтләнә белергә дә тиешләр.

 “Караш” төркеме татар эстардасында чагыштырмача яңа гына барлыкка килде. Беренче мәртәбә сәхнәгә алар быелның 9 февралендә генә чыкты. Тиздән группаның беренче музыкаль клибы да дөнья күрәчәк. 
 

Алдан ук аңлашыла, татарлар арасында, кадими карашлылар мондый музыка һәм биюләрне кабул итә алмаячак. Егетләргә негатив фикерләргә дә әзер булырга кирәк. 

Гомумән алганда, мондый юнәлештә иҗат итә алган татар төркеме барлыкка килгәнгә куанырга кирәк. Төркемгә популярлык һәм яңа иҗади уңышлар телибез!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев