Логотип Идель
Яңалыклар

Татарча диктант кайсы илләрдә язылды?

19 октябрь көнне, 13.00 сәгатьтә Бөтендөнья буенча "Татарча диктант" акциясе узды. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карады.

19 октябрь көнне, 13.00 сәгатьтә Бөтендөнья буенча "Татарча диктант" акциясе узды. Һәр теләгән кеше үз көчен татар телендә диктант язуда сынап карады. Акция барлык теләүчеләр өчен ел саен үткәрелә. Диктантны татар телен иркен белүчеләр генә тугел башлангыч дәрәҗәдә, өйрәнүчеләргә дә язу мөмкин иде. Акциянең максаты да татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Һәр теләгән кеше, диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карый ала. Быел акция дүртенче тапкыр үткәрелде.

Диктант бердәм көнне Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан республикасы районнарында үте. Быел диктант Россия Федерациясенең 40 төбәгендә, Татарстанның 40 районында һәм дөньяның 11 илендә узды. Алар арасында Төркия, Әзербайҗан, Англия, Канада, Болгария, Германия, Казахстан һәм башкалар да бар.

Саннарга килсәк: ~85 000 - бөтен дөнья буйлап язучылар 1410 - бөтен дөнья буйлап мәйданчыклар 43 - Татарстан республикасы районы 204 - казандагы мәйданчыклар саны 47 - рәсәй төбәкләре 22 - чит ил.

Ибәтуллина Илүзә

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев