-
СУПЕР-ФИНАЛИСТНЫ 1 МИЛЛИОН СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ТӨП БҮЛӘК КӨТӘ «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән.
-
ВИДЕО: Татар театрына килгән тамашачыга көтелмәгән, бәлки бераз уңайсыз сораулар Блогер Алсу Хафиз исә сәхнә артында булып кайтты.
-
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ ҺӘМ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ЛЕКТОРИЙЛАР ЦИКЛЫНА ЧАКЫРА Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак.
-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
Моргенштерн ресторанда ничә сумга ашый? "Сәлам хәерчеләргә!" — дигән музыкант роликта.
-
71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр... Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.
-
Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
Диктантта быел нинди әсәрләр укылачак. Казанда диктант язарга кая килергә?
"Татарча диктант – 2019” белем бирү акциясе 19 октябрь көнне бөтен дөнья буенча узачак. Быел кл дүртенче мәртәбә үткәрелә. Үткән елда акциядә 28 ил, Россиянең 40тан артык төбәге, барлык Татарстан районнары һәм Казан шәһәреннән барлыгы 15 000 кеше катнашкан.
“Татарча диктант – 2019” акциясендә язылачак әсәрләрне аталды:
“Быел диктантта Фәүзия Бәйрәмованың “Болын” әсәре укылачак. Ул безнең танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе. Татарстан өчен Фәүзия апаның “Болын” әсәре, Россия төбәкләре һәм чит илләр өчен бераз җайлырак текст сайлап киләбез. Анысы Газиз Мөхәммәтшин “Саумысыз, аккошлар” әсәре булачак”, - диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова.
Казанда диктантны кайда язарга?
ИФМК (Татарстан ур., 2)
Халыкара сервис көллияте (Адоратский ур., 58Б) ⠀
"Акыллым" балалар бакчасы (Кол Гали ур., 36)
"Түбәтәй" кафесы (Кремль ур., 21)
КХТИ (Карл Маркс ур., 72)
КазГУКИ (Оренбург тракты, 3)
КГМУ (Бутлеров ур., 49)
РИУ (Газовая ур., 19)
"Сабыйлар" балалар бакчасы (Комсомольская ур., 1; 6-9 под.)
Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте (Габдулла Тукай ур., 38)
"Шамил" мәдрәсәсе (Фатых Амирхан проспекты, 3)у
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз