Логотип Идель
Яңалыклар

Татарча диктанты быел ничәсендә язачакбыз?

Бөтендөнья татарча диктант язу көне билгеле булды. “Татарча диктант – 2019” 19 октябрь 13:00 сәгатьтә башланачак. Хәзерге вакытта “Татарча диктант”ны оештырырга теләүчеләр белән эш бара. Бу хакта "Татарча диктант" Вконтакте төркемендә хәбәр ителә.

Һәркем үз төбәгендә, шәһәрендә, авылында яки мәктәбендә әлеге чараны үткәрә ала. Оештыручы булырга чит илдә, Россия буенча, Казанда һәм Татарстан районнарында “Татарча диктант - 2019”ны үткәрергә теләгән кешеләр чакырыла.

Тулырак мәгълүмат белән чараның ВКонтакте төркемендә танышырга мөмкин - vk.com/wall-130265708_325 

“Татарча диктант” быел дүртенче тапкыр уздырылачак. “Әлегә диктант яздырылачак мәйданчыклар билгеле түгел. Быел тагын да күбрәк кеше катнашыр дип көтәбез”, - диде әлеге акциянең оештыручысы Ләйлә Гайнуллина.

tatar-inform

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев