-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарча феминизм ничек ул?
Сиздегез микән, юк микән, соңгы арада татар хатын кызлары да феминистик карашлар туа башлады.
Сер түгел, Рәсәйдә бик күп хатын кызга гаилә лидеры, тормыш авырлыгын өстерәп баручы зат булырга туры килә. Татар хатын кызлары образы күпчелек очракта әдәбиятта антифеминистик, хәтта изелгән кимсетелгән итеп күрсәтелә.
Гүзәл Яхина "Зөләйха күзләрен ача" романы белән шау-шу куптарды, шул ук вакытта эстардада да көчле, ялгыз хатын кыз образлары күбәеп китте ̶ ̶м̶ә̶с̶ә̶л̶ә̶н̶,̶ ̶Э̶л̶в̶и̶н̶ ̶Г̶р̶е̶й̶.
17 февральдә Гүзәлия һәм Азалия Вәлиеваның “Дару” җырына клиплары дөнья күрде. Әлеге клип көчле, мөстәкыйль хатын-кыз турында.
Клипны "чәйнәп" алыйк әле, буш урыннан хайп булсын.
Начар ир Ролен уйнаучы Ильнар Низамиев бик тәртипсез кеше булып чыга (ул аяк киемен матур итеп куя белми, чәчен юып йөрми һәм тик торганда мебель әйберләренә зыян салырга тырыша).
Тик никтер хатыны моны балалары үсеп җиткәч кенә аңлый. Хатын балаларын һәм бер йомшак уенчык алып кышкы урамга чыгып китә һәм дус кызына яшәргә китмәкче була. Дус кызының ире балалы хатынны кунак итәргә теләми, шуңа күрә "көчле хатын" икенче дус кызы белән берләшергә була. Ике көчле хатын берләшкәч нәрсә була? Дөрес, бик күп акчалар китерә торган бизснес!
Клипның азагында Ильнар Низамив герое пирожки ашый ашый үзенең хатынының баеганын күрә. Менә шундый клип.
Азалия Вәлиева әлеге клип турында болай дигән: “Хатын-кылар язмышы төрлечә, әмма без бернигә дә карамыйча, көчле була беләбез, теләсә нинди авырлыктан чыга белүче булып калабыз. Әйдәгез, үзебезне һәм дөньяны яратырга өйрәнәбез!”
Үз-үзеңне ярату, һәм көчле булу - искиткеч нәрсәләр, ләкин балаларны алып кышын урамга чыгуп китү, реаль тормышта, сезгә ничектер, миңа бик үк яхшы идея түгел кебек ̶Т̶ә̶р̶т̶и̶п̶с̶е̶з̶ ̶и̶р̶н̶е̶ ̶у̶р̶а̶м̶г̶а̶ ̶к̶у̶ы̶п̶ ̶ч̶ы̶г̶а̶р̶ы̶р̶г̶а̶ ̶к̶и̶р̶ә̶к̶ ̶и̶д̶е̶. Азалия Вәлиева герое да шундый тәртипсез иргә кияүгә чыкканда, һәм шундый ирдән ике бала тапканда ни уйлагандыр, монсын клип авторлары сер итеп калдырырга булган.
Ә сез мондый клипларга ничек карыйсыз? Татарлар арасында феминизм шаукымын сизәсезме?
Тәнкыйть баба
Игътибар: автор фикере редакция фикере белән туры килмәскә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз