Логотип Идель
Яңалыклар

Татарча иң беренче пьесалардан 1895 елгы «Комедия»не күрәсегез киләме?

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Русиядә Театр елы кысаларында «Татар драматургиясенең беренче адымнары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге Русиядә Театр елы кысаларында «Татар драматургиясенең беренче адымнары» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим итә. Ул, сирәк басмаларны таныткан күргәзмәләрнең элеккеләреннән аермалы буларак, бүлекнең уку залына (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) куелды.
Күргәзмә Казан татарларының театр һәм драматургия өлкәсендәге беренче тәҗрибәләре турында сөйли.
Күргәзмәдә татар телендә гарәп графикасы белән басылган 18 китап тәкъдим ителә. Китапханә фондларыннан алынган әлеге басмаларның кайберләре: 1895 елгы «Комедия» пьесасы; Гали Ильясның (Әхмәтгәрәй Хәсәнинең псевдонимы) «Хат болгатты!» әсәре (1907 ел); «Гыйшык бәласе: дүрт пәрдәлек бер комедия» (1902 ел); Кәбир Бәкернең «Тарихи пьеса»сы (1912 ел); Николай Васильевич Гогольнең «Ревизор» комедиясе (татарчага Н.Еникеева тәрҗемәсе, 1902 ел); Игнатий Николаевич Потапенконың «Букет» комедиясе (татарчага Ш.Камалова тәрҗемәсе (1910 ел).
Театрда пьеса, аның эчтәлеге, тематикасы, актуальлеге төп рольне уйный. Беренче пьесаларның сюжетлары гади, җиңел, кайберләре башка әсәрләрдән алынган булган. Татар театры сәхнәсендә рус һәм чит ил драматургиясе әсәрләре буенча татар теленә тәрҗемә ителгән спектакльләр дә еш куелган. Күргәзмә татар драматургиясенең барлыкка килүе һәм алга таба үсеше белән җентекләбрәк танышырга мөмкинлек бирә. Ул татар театрын яратучыларга кызыклы булачак!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев