Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘБЕЗМЕ?

Бүгеннән Кабан күле яры буенда атна саен уза торган татарча сөйләм клубы эшли башлый. Ләкин теркәлү инде тәмамланган.

Бүгеннән Кабан күле яры буенда атна саен уза торган татарча сөйләм клубы эшли башлый. Бу хакта яр буеның рәсми Instagram-аккаунтында хәбәр иттеләр. Ләкин теркәлү инде тәмамланган.

«Очрашуга татар телен төрле дәрәҗәдә белгән һәркем килә ала. Бу очрашуда грамматика осталыгы таләп ителми», — диелә хәбәрдә.

Очрашулар катнашучыларга тел киртәләрен җиңәргә, фикерләрне татар телендә дөрес формалаштырырга өйрәнергә һәм тел мохитенә кереп китәргә ярдәм итәчәк. Әлеге дәресләргә теркәлү инде ябылган. Димәк, катнашырга теләүчеләр саны бик күп булган дип уйларга урын кала.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев