Логотип Идель
Яңалыклар

Татарча кошлар атамаларын ничек беләсе?

Җәмәгать, ә сез рябчик дигән кошның татарча атамасын белә идегезме? Ә латинчасын? Белмәган булсагыз, белеп торыгыз: татар телендә бу кошның, төрле диалект сүзләрен дә кертеп, ким дигәндә алты (!) исеме бар.

Җәмәгать, ә сез рябчик дигән кошның татарча атамасын белә идегезме? Ә латинчасын? Белмәган булсагыз, белеп торыгыз: татар телендә бу кошның, төрле диалект сүзләрен дә кертеп, ким дигәндә алты (!) исеме бар. Боҗыр, чуар көртлек, цел, чил, цил, пыҗыр – урман тавыгының бу төре татар халкына электән яхшы таныш икән бит. Латинча атамасы - Bonasa bonasia. Хәер, без, гади кешеләргә боҗыр бик ерак һәм абстракт, аны аучылар һәм орнитологлар гына белергә тиештер кебек тоелырга да мөмкин. Ә менә көн саен күрә торган күгәрченнең, исләр китәр, егермедән артык төренең атамасы бар! Аларның барысын да “Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге”ннән карарга мөмкин. Кара карга белән ала карганы да бутаган кайберәүләр шушы сүзлекне баксын: монда 1700 дән артык кошның татарча атамасы теркәлгән. Хәтта күпләр белгән кош исемнәренең дә кайбер очракларда дистәләгән вариантлары очрый. Мисалга, татар халкында байгыш ул – мәче башлы ябалак, ихахай ябалак, төнге ябалак, чырайсыз ябалак һәм өке дә икән...
Кош атамалары сүзлеген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Эльвира Сафина әзерләгән.  “Татарча-русча-латинча кош атамалары сүзлеге” киң катлау укучыларга гамәли кулланма буларак тәкъдим ителә. Автор фикеренчә, татар теленең кош атамалары һәм аларның русча, латинча вариантлары тупланган әлеге сүзлек орнитологлар, сүзлекчеләр, тәрҗемәчеләр, матбугат һәм радио, телевидение хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, укытучылар өчен файдалы белешмә булып хезмәт итәчәк.
Сүзлек – авторның күп еллар дәвамында орнитонимнарны өйрәнүгә багышланган эшчәнлеге нәтиҗәсе. 2005 елда аның кош атамаларының ясалышын, этимологиясен төрки телләр белән чагыштырма планда тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясе, 2006 елда монографиясе  дөнья күрә. Бүгенге көндә Эльвира Ирфатовна төрле типтагы сүзлекләр төзү белән шөгыльләнә,  “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, “Татар теленең кыенлыклар сүзлеге”н төзүчеләрнең берсе. 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев