Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРГА КАҺАРМАННАР КИРӘК!

“Билал”  дөньядагы иң популяр мөселман мультфильмы. “Хозур ТВ” телеканалы әлеге картинаны русчадан татарчага тәрҗемә итте. 

“Билал”  дөньядагы иң популяр мөселман мультфильмы. “Хозур ТВ” телеканалы әлеге картинаны русчадан татарчага тәрҗемә итте. 

Мультфильмны “Хозур ТВ” телеканалында 1 гыйнварда, ягъни кышкы каникуллар вакытында күрсәтә башлыйлар. Проект авторлары белдергәнчә, анимацион фильм  гаилә белән карау  өчен тәгаенләнгән.  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин раслаганча, милли каһарман, батыр үрнәкләре җитми. Әлеге бушлыкны күпмедер дәрәҗәдә тулыландыру өчен балалар аудиториясенә дини каһарманнарны да күрсәтергә, танытырга кирәк. 

 

“Билал”  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын йомгаклап һәм Идел буе Болгар дәүләтендә исламны кабул итүнең 1100 еллыгын каршылау уңаеннан тормышка ашырылды. 

“Билал” – Пәйгамбәрнең танылган сәхәбәсе Билал ибн Рабахның (радыйаллаху ганху) тәрҗемәи хәле турында сөйләүче тарихи-маҗаралы тулы метражлы анимацион фильм. Мультфильм дөньяның 11 теленә тәрҗемә ителгән. 

Фильмны тавышландыруда танылган татар артистлары һәм театр актерлары: Данияр (Әбри) Хәбриев, Резедә Сәлахова, Илдар Кыямов, Зөлфәт Зиннуров, Алмаз Сабирҗанов, шулай ук мәктәп укучысы Аслан Миргаязов катнашкан. Әлеге төркемдә актерлар мультфильмның 14 персонажы өчен 16 төрле тавыш яздырган. 

Эчтәлеге:

Мультфильм сюжеты буенча, Билал исемле малай мәхәббәт тулы күркәм гаиләдә туган. Ул кечкенәдән үк искиткеч матур тавышы белән башкалардан аерылып торган һәм бөек сугышчы булырга хыялланган. Әмма көннәрдән бер көнне чит җирләрдән вәхши җайдаклар килеп, аларның авылын басып ала һәм апасы белән Билалны урлап китеп коллыкка сата. Шул рәвешле, Билалның бәхетле балачагы өзелә. Сабыйлар бөтенләй башка дөньяга килеп эләгә, комсызлык, явызлык, көчләүгә дучар була. Алга таба Билал куркыныч, мәрхәмәтсез дөньяда яшәргә мәҗбүр була, әмма бу аның рухын сындырмый. Әкренләп ул хыялын тормышка ашыруга таба бара һәм батыр йөрәкле, гадел сугышчы булып үсә. Гаҗәеп гүзәл, моңлы тавышы белән ул Ислам һәм дөнья тарихына җәмәгать намазына чакырган беренче мөәззин буларак кереп кара.

Язмышы:

“Билал” картинасы BroadcastPRO Middle East премиясендә иң яхшы инновацион мультфильм булып танылган. Кинематографның иң зур базасы булган IMDb тарафыннан 2018 нче елның 10 иң шәп фильмнары рәтенә кертелгән. Мультфильм трейлерын YouTube’та 10 миллионнан артык кеше караган.

Белешмә:  

“Хозур ТВ” телеканалы Россиянең 9 төбәгендә күрсәтә. Эфирга “Хозур ТВ” телеканалы үзе әзерләгән тапшырулар, шулай ук нәфис фильмнар, сериаллар, кызыклы һәм балалар өчен программалар тәкъдим итә. YouTube-тагы рәсми каналда язылучылар саны 1 миллионнан артып китте, контентны караучылар саны 170 миллионны тәшкил итә. “Хозур ТВ” тапшыруларын huzurtv.ru сайтында карарга мөмкин.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев