-
ФАТИРНИК: «ИДЕЛ» ДУСЛАРЫН ҖЫЯ «Идел» яшьләр журналы апрель саны дөнья күрү уңаеннан дусларын җыя. Яшьләр белән бер дулкында яшәүче журналның апрель саны авторларның төрлеге, язма геройларының кыю фикерле булуы белән аерылып тора.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Татарлар Казахлар белән нәрсә турында килешкән?
Казахстанның Нур-Солтан шәһәрендә Азия илләре язучыларының I форумы узган. Сентябрь башында бик күп кардәш халыклар Казахстанның башкаласында җыелган. Форумга дөньяның 38 иленнән – Россия, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Әфганстан, Монголия, Иордания, Согут Гәрәпстаны һәм башка илләрдән язучылар килгән.
Әлеге форумда татар язучылары да катнашкан. Форумда Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов чыгыш ясаган. Очрашуда ул татар китапларын пропагандалау, тарату, тәрҗемәләр ясау темасын күтәргән.
Форум кысаларында узган Түгәрәк өстәл утырышында ясаган чыгышында Д.Х.Салихов татар язучыларының карендәш каләм ияләре белән хезмәттәшлеккә һәрчак әзер булуларын белдергән.
Моннан соң Татарстан һәм Казахстан язучылары арасында хезмәттәшлек, уртак проектлар турындагы рәсми килешүгә кул куелды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз