Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРНЫҢ НӘФИС СҮЗ ОСТАЛАРЫ ОСТАЛЫКТА ЯРЫША!

Конкурста катнашучылар телебез, матур әдәбиятыбыз сагында торырлык сәхнә тотарлык, татарча сәнгатьле сөйләмнең генералы, дип авыз тутырып атарлык булсыннар иде.

Ниһаять нәфис сүз жанрына да игътибар бирелә башлады шикелле. Татарның танылган сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Айрат Арсланов, Рәшит Сабировлардан соң барлыкка килгән бушлык күңелдә канәгатьсезлек тудырырга өлгергән иде. Туган тел аһаңен, классикларыбыз, олпат шагыйрьләребезнең шигъри иҗатын сәхнәдән ишетүдән мәхрүм калган буын тәрбияләнде. 

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм конкурсын узган ел ахырында гамәлгә куйды. «TATAR сүзе» проектын тормышка Г.Тукай исемендәгеТатар дәүләт филармониясе тормышка ашыра.

Сүз – адәм баласының рухи байлыгы. Бер-беребез белән аралашканда да сүзләрнең әһәмиятен бик яхшы тоябыз. Сөйләмең никадәр дөрес, матур һәм итәгатьле булса, башкалар арасында хөрмәтең дә шулкадәр арта гына бара. Сүз безнең тормыш тәҗрибәсе, иҗади фикер сәләтебез, тәрбиябез хакында башкаларда фикер тудырырга сәләтле.  Әлбәттә, ул үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт тә таләп итә.

Совет идеологиясе көчле чорда халыкны сәхнәләрдән сүз сәнгате белән тәрбияләү көн үзәгендә иде, югыйсә. Шагыйрьләрнең ватанны, хезмәт кешесен, туган илне данлап язган әсәрләре даими рәвештә нәфис сүз осталары аркылы ишеттерелеп торды. Сүз аһәңе, сүз кодрәте аша халкыбызга милли әдәбиятны җиткерүдә гомере буе хезмәт куйган шәхесләребез ни хикмәт, бүгенге көндә онытыла бара. Аларның исемнәрен мәнгеләштерү җәһәтеннән бәлкем “Татар сүзе” конкурсын Фәйзи Йосыпов исемендәге дип атау яхшырак булмас та микән әле.

Телне тоемлау, әдәби сүзнең тәмен-җегәрен сизү һәр кешегә бирелә торган сәләт түгел, әмма сәхнә кешесе боларның барысына да ия булырга тиеш. Бигрәктә сүз белән эш итә торганнары. Атаклы рус артисты Игорь Ильинскийның мондый сүзләре бар:

«Нәфис сүз - иң катлаулы жанрларның берсе, чөнки артист тамашачы белән күзгә-күз кала. Аның театр актерыныкы кебек гримы да, костюмы, декорация, партнеры да булмый. Опера җырчысыныкы сыман аңа ярдәм итәрлек оркестры да юк. Нәфис сүз сөйләүче бары тик сүз ярдәмендә генә тамашачыны җәлеп итеп торырга һәм аны сокландырырлык могҗиза тудырырга тиеш».

«Шигырьме ул, прозамы, куплет яисә такмакмы, хәтта буффонада һәм клоунада әсәреме,  әгәр алар кешене ышандырырлык итеп башкарылса, эстрада өчен берсе дә хилаф эш түгел.  Бары тик чынбарлыктан читкә китмәсеннәр дә,  якты киләчәгебезгә хезмәт итсеннәр. Шул чагында эстрада жанрының бу төре әйбәт, тегесе начар дип әйтергә урын калмый», дигән Фәйзи Йосыпов.

Безнең халыкта җор телле, чичән кешеләр элек-электән булган. Алар бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында чыгыш ясаган.

«Теленә шайтан төкергән» андый кешеләрне туйларда «мәҗлес күтәрүче, табын атасы» итеп билгеләгәннәр бит. «TATAR сүзе» конкурсында да катнашырга теләк белдерүчеләр шактый күп, - ди конкурсның жюри рәисе.

Яңа бәйге татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Мәгълүм булганча, бәйгедә үзешчән һәм профессионал сүз осталары катнаша. Яшь чикләве юк. Монысы инде проектның җитешсезлеге булырга да мөмкин, чөнки сәхнә яшьләрне ярата. Бәйгенең премия фонды да саллы - 1 миллион сум! Телне саклауда үз өлешләрен кертергә теләүчеләрне чыннан да кызыксынырлык һәм проектның җитдилегенә басым ясый. Тик конкурс дәвамлы булсын иде.

Бәйгедә ШИГЫРЬ, ПРОЗА, МӘСӘЛ җанрында иҗат ителгән профессиональ әсәрләр катнаша. Өстенлек татарның онытылып баручы язучыларына, шагыйрьләргә бирелә. 
Шулай ук икенче турга узучылар белән драма артистлары мастер класслар да оештырачак.

Профессиональ эстрадага килсәк, беренче татар актеры Ильяс Кудашев-Ашказарскийның төрле концертларда нәфис сүз сөйләгәне мәгълүм. Шәрык клубында Г.Тукай, С.Рәмиев үзләренең шигырьләрен укыган. Күренекле трагик актер М.Мутинның да русча һәм татарча декламация сөйләгәне билгеле. Һ.Такташ, Г.Кутуй да үз шигырьләрен сәнгатьле итеп укучы трибун шагыйрьләр булган. Ә инде профессиональ рәвештә нәфис сүз белән шөгыльләнүчеләрдән язмабыз герое Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдиннарның иҗат лабораториясе җентекләп өйрәнүгә лаек. Һәрбер сүзгә сулыш өреп, һәрбер сүзнең тәмен тамашачы күңеленә җиткерә алган, сүз сәнгатенә чын мәгънәсендә табынган осталар буыны бит алар! Әле үзләреннән соң лаеклы алмаш тәрбияләгән чын остазлар да. Айрат Арсланов, Рәшит Сабиров - Фәйзи Йосыповның сәхнәдәшләре һәм шәкертләре...

Конкурста катнашучылар телебез, матур әдәбиятыбыз сагында торырлык сәхнә тотарлык, татарча сәнгатьле сөйләмнең генералы, дип авыз тутырып атарлык булсыннар иде. Сәхнә чыгучының масаты да тамашачыны көлдерү яисә елату түгел, ә бәлки милләтең өчен горурулану хисе уяту булырга тиеш түгелме икән?

Татарстанның төрле районнарыннан видеоязмалар кабул ителде. Әлеге чыгышларга конкурсның жюри төркеме бәя бирде.  Жюри рәисе –  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Айдар Фәйзрахманов; жюри рәисенең урынбасары – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев; жюриның җаваплы сәркатибе – шагыйрь, М.Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин;  жюри әгъзалары – драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов; шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова; актер,Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов; телевидение тапшыруларын алып баручы, “Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы мөхәррире Илдар Кыямов.

«TATAR сүзе» республика күләм конкурсының җиңүчеләре 2021 елның 21 февральдә, Халыкара Туган тел көнендә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә игълан ителәчәк. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев