-
«Лига форум» Студентлар белем бирү форумы башлана Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак
-
Танылган кешеләр Казан буйлап экскурсияләр үткәрәчәк "О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.
-
Россиядә бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 52,2 процентка арткан Узган атнада Россиядә коронавирус инфекциясенең 160 меңнән артык очрагы расланган.
-
«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстан агачы өчен тавыш бир!

Интернетта нинди генә тавыш бирүләр юк! Мәсәлән... агач өчен кызыклы гына тавыш бирүдә катнашып, Татарстан имиджын күтәрүгә һәркем үзеннән бәләкәй генә өлеш кертергә мөмкин.
1 майдан http://rosdrevo.ru/russian-tree-of-the-year сайтында "Илнең төп агачы – елның Россия агачы" илкүләм конкурсы буенча тавыш бирү башланды. Номинантлар арасында Татарстан, Чечня, Ленинград өлкәсе, Удмуртия, Төньяк Осетия-Алания, Калмыкия, Иркутск, Псков, Ростов һәм Иваново өлкәләреннән, Тамбов һәм Мәскәү шәһәренең Тверской бульварыннан 12 агач бар.
Татарстан Республикасыннан себер чыршысы (Picea obovata Ledeb.) катнаша. Ул төбәк әһәмиятендәге "Долгая Поляна" (Тәтеш районы) комплекслы профильле дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә урнашкан. Бу агач 2012 елда "Агач – тере табигать һәйкәле" русиякүләм әһәмиятендәге статуска ия булган. Чыршының яше – 132 ел, биеклеге – 32 метрдан артык, ботаклары җиргә тиеп үскән, диаметры 8 метрга җитә. Чыршы ялгызы гына ачыклыкта – элекке дворян Молоствовлар утарында үсә. Аның яныннан Идел киңлекләре һәм борынгы Болгарга мәһабәт күренеш ачыла. Хәзерге вакытта утар – Тәтеш туган якны өйрәнү музее филиалы, һәм монда туристлар күпләп килә.
Тавыш бирү 1 майдан 1 октябрьгә кадәр дәвам итә. Җиңүче дип табылган агач Русия Федерациясе исеменнән “Аурупаның ел агачы” конкурсында катнашачак, ә бүләккә агачны 1 ел буе ETW белгечләре карап, хезмәт күрсәтүгә Сертификат биреләчәк. Моннан тыш, агач урнашкан Русия субъектының башкарма хакимияте вәкиленә "Елның Русия агачы" дигән истәлек тактасы тапшырылачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз