Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН ҖАНИСӘПТӘ ЛИДЕРЛАР АРАСЫНДА

Бүгенге көндә халык санын алуда илнең 133,5 млн кешесе катнашкан, бу - халкының 91,6 проценты. Татарстан халык санын алуда катнашу буенча алдынгылар рәтенә керде.

Татарстан халык санын алуда катнашу буенча алдынгылар рәтенә керде. Бу хакта Росстат башлыгы Павел Малков Россия президентының хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсе барышында хәбәр итте.

Бүгенге көндә халык санын алуда илнең 133,5 млн кешесе катнашкан, бу халкының 91,6%ы, дип билгеләп үтте спикер. Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Төньяк Кавказда эш тәмамланган диярлек, шул ук вакытта Чечен республикасында исәпкә алучылар илдә беренче булып барлык йортланы йөреп чыккан. Ставрополь һәм Краснодар краенда, Волгоград һәм Тула өлкәсендә, Мордовиядә, Чукоткада халык санын алу төгәлләнгән диярлек. «Татарстанда һәм Башкортстанда да халык санын алу бик яхшы бара. Болар барысы да лидерлар ", - дип йомгаклады спикер.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев