Яңалык/Эксклюзив
-
Мәскәүнең элеккеге мэры вафат 10 декабрь көнне Мәскәүнең элеккеге мэры Юрий Михайлович Лужков дөнья куйды.
-
JADIDFESTның тулы җәдвәлен кара Быел фестиваль Яңа Татар бистәсенең Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган. Җәдвәл белән таныш һәм үзеңә сакла.
-
Казанда яңа зур KazanMall сәүдә үзәге төзелә (фото) Павлюхин урамында Гаилә ялы үзәге 2018 елда төзелә башлады. Ачылу 2020 елның августына планлаштырылган.
-
Илсөя Бәдретдинова Исламия Мәхмүтова рухына багышлап җыр җырлаган Концертта, 3 декабрьдә бакыйлыкка күчкән халык артисты Исламия Мәхмүтованы искә алдылар.
-
Казанда көрәш буенча Россия чемпионаты узды (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ) Ярыш 10 үлчәү авырлыгында уздырылды. Җиңүчеләр арасында 9 Татарстан көрәшчесе бар.
-
"Безнең вакытта кар китеп җир кипмичә көрәшеп тә булмый иде..." Кече Чынлы авылында туып үскән Мәсхүт абый Хөснетдиновны Чүпрәле районы халкы, бигрәк тә спортчылар арасында белмәгән кеше юктыр.
-
Чүп-чарны өйдән чыгарырга кирәкме? Инстаграмдагы туры эфирдан кисеп алынган видео мессенджерлар ярдәмендә таралырга да өлгерә. Хәзер инде бу турыда федераль каналлар да язалар.
-
Фәнис Яруллин: «Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр...» Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр.
Татарстан байрагы көне! Боларны белә идеңме?
Моннан 28 ел элек, Татарстан Республикасы Югары Советының 1991 елның 29 ноябрендәге №1314-XII карары белән Татарстанның байрагы Республика символы буларак кабул ителде. Бүген ул Татарстан символы гына түгел, бөтен татарларны берләштерүче байрак булып тора.
Татар байрагы көнен искә төшереп, социаль челтәрләрне Татарстан байрагы төсләренә буярга чакырабыз. Байрак көнен үткәрү - Халкыбызда милли хисләрне уяту, Республикабыз байрагын популярлаштыру, халкыбызны берләштерү һәм байрак кабул ителгән көннең тарихи көн икәнлеген искә төшерергә менә дигән сәбәп.
Татарстан байрагы турында фактлар:
- Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
- Татарстан Республикасы Дәүләт флагының яшел төсе - язның яшеллеген, агы - чисталыкны, кызылы - энергияне, көчне, тормышны аңлата.
- Татарстан Республикасының Дәүләт флагы авторы - Тавил Хаҗиәхмәтов.