Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    ТАТАРСТАН ЧИКЛӘРЕ ЯБЫЛЫРМЫ?

    Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 10 декабрьдән кайбер төбәкләргә керү тыелачагын планлаштыра, дигән мәгълүмат пәйда булган иде.

    Татарстан чикләрен япмаячак. Бу хакта матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

    «Роспотребнадзор нинди дә булса төбәкләргә керү өчен тыюлар әзерләми. Бүген бу хакта сүз Татарстанда да бармый. Бүгенге көндә бездә вазгыять киеренке, әмма тотрыклы. Бездә авыруларның күпләп артуы күзәтелми, бүгенге этапта нинди дә булса өстәмә чикләүләр кертү турында сүз бармый», - диде ул.

    Реклама

    Авдонина ачыклык керткәнчә, ведомство массакүләм чаралар үткәрүне килештерүне дәвам итә.

    «Президент Чыршысына әзерләнәбез, ул бездә гадәттәгечә уза. Тагын бер кат кабатлап әйтәм, бүгенге көндә бу этапта нинди дә булса катгый чикләүләр планлаштырылмый һәм каралмаган. Профилактиканың барлык кирәкле шартларын үтәгәндә, чаралар үткәрүне кире какмыйча, мондый форматта яңа елга кадәр эшләячәкбез», — дип йомгак ясады Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары.

    https://tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ