Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан Диния Нәзарәте мәчетләрдә социаль дистанцияне сакларга куша

5 июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрергә, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр, эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәү шарты белән, гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.

5 июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрергә, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр, эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәү шарты белән, гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте. 


Иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга һәм укылмый калган җомга намазы урынына өйлә намазын укырга тәкъдим ителә.


Мәчет һәм намаз бүлмәләренә бары тик сулыш органнарын саклау чараларыннан файдаланучыларны, перчатка кигән һәм шәхси намазлыгы булганнарны гына кертергә; 


Мәчетләрдә һәм гыйбадәт бүлмәләрендә җәмәгать намазларын бары тик социаль дистанцияне саклау шарты белән - кешеләр арасында 1,5 метр аралыкны булдыру һәм гыйбадәт бүлмәсендә 4 кв.метр мәйданны бер кеше өчен генә файдалану мөмкинлеген оештырырга (мәсәлән, дистанцияне билгеләү өчен дин кардәшләр кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып баса ала);  


Гыйбадәт бүлмәләре 400 кв.м.-дан күбрәк мәйданга ия булган мәчетләргә берьюлы 100-дән артык кеше кертмәскә, җомга намазы вакытында мәчеттә буш урын калмаган очракта, дин кардәшләргә мөмкинлектән чыгып намазны мәчет яны территориясендә башкарырга;


Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләрне дәвам итәргә, дип яза дини сайт.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев