-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Татарстан Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәсен күзәтүчеләрнең ачык штабы бәяләячәк
Татарстан Иҗтимагый палатасы каршындагы күзәтүчеләрнең ачык штабы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлау нәтиҗәләрен бәяләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.
«Сайлау циклы тәмамланганнан соң, кирәк булса, күзәтүчеләрнең ачык штабы йомгаклау утырышын үткәрер дип өметләнәбез. Анда без үз фикеребезне җиткерәчәкбез», - диде ул.
Республиканың Үзәк сайлау комиссиясе теге яки бу партия җыйган тавышлар турында цифрлы мәгълүмат буенча нәтиҗә чыгара. Ә күзәтүчеләр штабының бурычы башка, диде Фомин. «Безнең күзаллавыбызча, безнең бурыч - барысы яхшы узганмы икәнен бәяләү, безнең җәмгыять шундый нәтиҗәләр көткәнме, гомумән алганда, кешеләр сайлау кампаниясен башыннан ахырына кадәр ничек кабул иткән - шуны ачыклау. Бу бик мөһим момент», - диде республика Иҗтимагый палатасы рәисе.
- Бүген, 8 сентябрьдә, Татарстанда VI чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар уза. Республикада 2 мең 811 сайлау участогы эшли. Республикада Татарстанның 2,9 миллионнан артык кешесе тавыш бирү хокукына ия.
- VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына 100 депутат — бердәм республика сайлау округы буенча 50 депутат һәм 50 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр уза.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз