Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстан «дөрес» туңдырма җитештерү буенча илнең 5 лидер төбәге арасына керә

Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булды.

Россиядә туңдырманы катгый маркировкалау 2021 елның 1 июненнән башланды. Бер ел эчендә Татарстан «дөрес» продукция җитештерү буенча Россия буенча лидерларның берсе һәм Идел буе федераль округында лидер булды.

Туңдырма җитештерү буенча беренче урында – Мәскәү, икенчедә – Мәскәү өлкәсе, өченчедә – Краснодар крае, дүртенчедә - Татарстан Республикасы, бишенче урында - Түбән Новгород өлкәсе.

Төбәккә Россия буенча җитештерелә торган туңдырманың 5,5 проценты туры килә. Татарстанда әлеге категория сөт продукциясен чыгару буенча 2 предприятие эшли: «Челны Холод», «Славица» туңдырма фабрикалары..

Төбәк җирле предприятиеләрнең тырышып эшләве нәтиҗәсендә продукцияне маркировкалау буенча алдынгы урында тора, дип яза республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Татарстанда туңдырма җитештерүчеләрнең барысы да билгеләнгән срокларда катгый идентификацияләү чараларын куллануны керттеләр. Мобиль кушымта ярдәмендә сатып алучылар кибеттә үк товарларның чынлыгын тикшерә алалар.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев