Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАРСТАН ХАЛКЫНЫҢ НИНДИ НАЧАР ГАДӘТЛӘРЕ БАР? - рейтинг

Татарстан халкы начар гадәтләр буенча Россия төбәкләре рейтингында 14 нче урынны алды.

Татарстан халкы начар гадәтләр буенча Россия төбәкләре рейтингында 14 нче урынны алды.

Узган ел республика 11 нче урынны алган иде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Рейтинг төзегәндә халык арасында бигрәк тә начар гадәтләрнең таралуы исәпкә алынган. Бу - тәмәке һәм алкоголь куллану; җинаятьләр; спиртлы эчемлекләр белән агуланудан үлүчеләр саны; наркотик куллану.

Начар гадәтләрнең булмавы буенча рейтингның беренче һәм икенче баскычларын Чечен Республикасы һәм Дагыстан Республикасы били. Аннары Ингушетия Республикасы һәм Кабарда-Балкар Республикасы, ә алда Тамбов өлкәсе бара.

Начар гадәтләр Магадан һәм Сахалин өлкәләрендә, Хакасия һәм Бурятия халкында күзәтелә.

Мәскәү әлеге рейтингта 49 нчы урынны, ә Санкт-Петербург 63нче урынны алган. Мәскәү өчен тәмәке тарту иң таралган начар гадәт булып тора, Санкт-Петербург өчен наркотиклар куллану аеруча кискен проблема булып кала бирә.

чыганак

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: регион, рейтинг

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев