-
Татарстан радиосы Фатих Хөснинең «Йөзек кашы» әсәре буенча радиоспектакль чыгара 3 февральдә Татарстанның халык язучысы Фатих Хөснинең тууына 115 ел тула. Әдип «Йөзек кашы» әсәрен моннан 80 ел элек, 1942 елда иҗат итә.
-
Коронавирус турында уйла, кызамыкны истә тот! Белгечләр ОРВИ, грипп һәм коронавирустан кала, кызамык авыруына да игътибар юнәлтергә киңәш итә.
-
Казанда «Кубок Дружбы — Дуслык» кубогы өченче тапкыр узачак Турнир ел саен Россия һәм Татарстан халыкларын дуслаштырып, аралаштырып торган матур традиция. Чара күп милләтле республикабызның тормышында якты вакыйга.
-
РФ Хөкүмәте вузларга керү өчен документлар бирү механизмын гадиләштерде Вузларга керү өчен документлар бирү механизмы җиңеләйде: элек абитуриентлар «вузга керү онлайн» сервисында мәгълүматларны үзләре тутырса, моннан соң ул автомат рәвештә тапшырылачак.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Кариев театрында берьюлы өч премьера Якын арада Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 3 премьера тәкъдим итәчәк. Алар арасында нәни балалар өчен интерактив спектакльдән башлап, татарча куркыныч әкияткә кадәр булачак!
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Татарстан – халыкны грипптан вакцинацияләү буенча 78 нче урында
Татарстан – халыкны грипптан вакцинацияләү буенча 78 нче урында. Роспотребнадзор сайтында урнаштырылган рейтингтан әнә шуны күрергә мөмкин. Анда, илнең яңа төбәкләрен исәпкә алмыйча, 85 субъектта вакцинация уздыруга кагылышлы мәгълүматлар китерелгән.
Татарстанда яшәүчеләрнең 44,7 проценты (балаларны да кертеп) прививка ясаткан. Вакцинация буенча иң яхшы күрсәткечләргә – Тыва (61,5%), Чечня Республикасы (60,5%), Ханты-Манси автономияле округы (60,4%), Төмән өлкәсе (6,1%) ирешкән.
Әле шушы көннәрдә генә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе матбугат хезмәте республикада 1,3 миллионнан артык кешенең грипптан прививка ясатканын хәбәр иткән иде. Бу – планның 56,4 проценты (халыкның 36,7%). Быел Татарстанда барлыгы 2417328 кеше прививка ясатырга тиеш.
Сүз уңаеннан, республикада грипп йоктыруның 67 очрагы ачыкланган. Шуның 59ы дуңгыз гриппын (AH1N1 штаммы) йоктырган. Грипп ияртү очракларының 88 проценты әлеге хәтәр штаммга туры килә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз